Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы үзенә хат язган укучыны эзләп тапкан

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Алабугада 10нчы күп профильле лицейга килеп, аңа хат язган укучы кызга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Хәрби отпускка кайткан. Иң беренче чиратта, ул махсус хәрби операция зонасында булганда үзенә хат язган укучы кызны эзләп тапты. 9 сыйныф укучысы Аделина өчен дәрестә хәрбине күрү зур бүләк булды. Хәрби очрашуга гаиләсе белән килде, кызга хаты өчен рәхмәт сүзләре әйтте һәм чәчәкләр бүләк итте. Бу хакта «Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителә.

Алабугалы бу хатны сентябрьдә гуманитар ярдәм белән бергә алган һәм шуннан бирле аны үзе белән йөртә. Аның сүзләренчә, мондый куәтләү сүзләре язылган хатлар һәр хәрби өчен бик мөһим һәм бик кирәк. Аның сүзләрен ишеткән Аделинаның күзләре яшьләнде.

Хатны Аделина бу темага багышланган дәрес вакытында язган.

 

Реклама

Фото: © «Алабуга нуры»

Фото: "Алабуга нуры"

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев