Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Машина йөртүчеләргә яктыртучы жилет кияргә мәҗбүр итәчәкләр

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карарны Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган карар министрлар кабинеты сайтында басылып чыккан һәм ул 90 тәүлектән соң үз көченә керә. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Торак пунктлардан читтә булганда машина йөртүчеләр караңгы вакытта тукталып торганда яктыртучы тасмалары булган куртка, жилет яисә япма-жилет кияргә тиеш, диелгән документта.
Быел юл кырыенда я юлда тукталган машинадан чыккан йөртүчеләрне бәрдерү очраклары 2016 ел белән чагыштырганда 4,8 процентка артык, диелә документның аңлатма язуында. Шул ук вакытта караңгыда яктырткыч элементлы киемнәрдән булган җәяүлеләрне таптату очраклары 10,2 процентка кимегән.
Машина йөртүчеләрдә шундый саклагыч жилетлар булу күп кенә Европа илләрендә мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев