Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Машина йөртү таныклыгы алу өчен вакытны кыскартырга тәкъдим иттеләр

Күп функцияле үзәктәге "бердәм тәрәзә"дә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгын алуга сарыф ителгән вакытны кыскартырга тәкъдим итә. Моны күп функцияле үзәкләрдә полиция хезмәткәрләре дә утыру хисабына эшләргә җыеналар. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хезмәт күрсәтә торган "бердәм тәрәзә" ярдәмендә күп функцияле үзәктә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.

Реклама

"Хәзерге вакытта күп функцияле үзәктә автомобиль белән идарә итү хокукы алу өчен имтихан бирү һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтелә", - диелгән әлеге хәбәрдә.

ЮХИДИ белән күп функцияле үзәк арасында документлар алмашу вакытын исәпкә алган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 көнгә кадәр калырга мөмкин. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре күп функцияле үзәктә утырып, машина йөртү таныклыгын шунда ук эшләсә, таныклык алу вакыты кимер дип көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев