Саба ТВ

Машина тирәли кан таплары, Казанда Камал театры янында такси машинасы “ГАЗель”гә килеп бәрелә

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар.

Казанда Камал театры янында такси “ГАЗель”гә килеп бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

“Яндекс.Такси” һәм “ГАЗель” йөк машиналарының бәрелешүе бүген башкаланың Татарстан урамында көн уртасында булган.

 

Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасына һәм “Киа” чит ил машинасына җитди зыян килгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән кешеләр бар. Белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: