Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Машина булмаса, мунча бирсеннәр иде”

Буада 1944 елның 7 октяб­рендә Латвиядәге Укры бис­тәсендә “җирләнгән” кеше яши. “Хәтер китабы”ның 298 битендә Рәшит Долговның үлеме турында мәгълүмат бар хәтта. Ә ул исән, быел 93 яшен тутырган, Буада хатыны Әминә белән чөкердәшеп яшәп ята. Без алар белән газетабызның “кайнар линия”се аша таныштык.

Рәшит абыйның үлеме турында язылган хатны баштарак әни­сенә бирми торалар. Инде бер улын югалткан ана икен­чесенең дә үлемен кичерә алмас дип уйлыйлар. Шулай булып чыга да. Серне яшереп кала алмыйлар. Ана йөрәге исә бу хәсрәтне күтәрә алмый. 1944 елда сугышка киткән солдат исә,  авылга сугыш бетеп, биш елдан соң гына әйләнеп кайта. 


– Без гаиләдә дүрт бала идек. Иң олыбыз Зәйдулла, аннан соң Хәмидулла, Сәгадәтбану һәм мин. Сугыш барыбызга да эләкте. Зәй­дулла абый яу кырында ятып калды. Калганнарыбыз исән-сау кайтты. Апабыз да  сугышта булган. Окоплар казып, ул да Җиңүгә үз өлешен керткән, – дип искә ала ветеран. – Мин башта Суслонгерга эләктем. Анда өч ай тотканнан соң, безне сугышка җибәрделәр. Ул чакта Лат­виядә көчле бәре­лешләр бара иде. Яраланганымны хәтер­лим. Үлгән кешеләр арасында ятканмын. Казах егетләре коткарды. Җиңүне Гер­маниядә каршы алдым. Хезмәтең бетмәде әле, дип тагын калдырдылар.


Эшләгәнгә – яшибез


Рәшит абый туган ягына кайткач, өч ел тракторда эшли. Аннан соң элеваторга урнаша. Анда 18 ел эшләгәннән соң, заводта тир түгә.


– Булачак хатыным Әминә үт­кен, җор теле, елмаюы белән җә­леп итте. Шөкер, икебез бергә картаябыз.  Ике кыз, бер малай үстер­дек. Тормышның кадерен белеп яшәргә тырыштык, – дип сөйли Рә­шит абый. Аны Әминә апа бүлдерә. “Начар кеше белән яшәп булмый. Әле дә яратам үзен. Картаеп,  аяк­лар начар йөр­сә дә, йөрәк 18дә кебек. Рәшиткә ачуланып берәр сүз әйтә башласам,  шаулама яме, барыбер яратам, дип кенә әйтә иде. Менә шуннан соң кем кычкырышып торсын инде?! Шөкер, бергә яши башлавыбызга 67 ел инде”, – ди Әминә апа.


Берсенә – 93, икенчесенә 92 яшь булса да, үзләрен карт кешегә санамый алар. Озак яшәү серләре дә бар. “Гомерем буе сәүдә өлкә­сен­дә эшләдем. Кулымда колбаса­ның нинди төре генә булмады. Әмма әбием балачактан, колбаса – безгә язык ул, дип әйтә иде. Ичмасам, шуны бер телем дә ашаган кеше түгел мин. Ит, бәрәңге ашадым. Нәрсә телибез, шуны ашыйбыз. Камыр ризыгыннан баш тарткан юк. Конфет-печеньесыз торган юк”, – ди Әминә апа.


Кызыма авырлык күп килде


Рәшит абый белән Әминә апаны кызлары Галия тәрбияли.  Язмыш үзен дә берничә тапкыр сыный аны. 


– Өч малай таптым. Тик Ринатым кыска гомерле булды. 31 яшендә авырып вафат булды. Русланым – гомерлек инвалид. Уртанчым Рөстәм өйләнеп, матур гына гомер итә. Инде онык­лар сөям, – дип сүзгә кушыла Галия апа. – Ирем Абдулла 2002 елда кинәт үлеп китте. Йөрәгенә операция ясаганнар иде, тик озак тормады. Улым Руслан белән икебез генә яшибез хәзер. ДЦП диагнозы белән туды ул. Бер үзен калдырып та булмый.


Галия ничек итсә итә, әмма улын аякка бастыра. Шәфкать туташы булуы да ярдәм иткәндер. Инде 31 ел улын кадерләп тәрбияли. Җиңел түгел. Шуның өстенә,  2017 елда башта әтисе егылып умырткасын сындыра, аннан әнисе дә егыла.


– Табиблар әтине ятып кына торачак, диделәр. Үзебезгә алып кайттык. Көн-төн күнегүләр эшлә­теп, аркасына массаж ясап, әти бер ел дигәндә аякка басты. Йортыбыз зур, әллә миндә генә яшисезме, дип тә караган идем. Тик аларга үз йортлары якын, – ди Галия апа.


Ул чакта кире уйлаган


Бу гаилә газетабызның “кайнар линия”сенә шалтыраттты. Борчыган сораулары бар икән. Сугыш ветераны булгач, заманында Рәшит абый үзенә машина бирерләр дип өметләнеп йөргән. Тәкъдим ясаганнар, әмма ул каршы килгән. “Акча түләп аласы дип уйладым”, – ди ул хәзер. Ул дөрес аңламаганмы, әллә инде аңлата алмаганнармы – хәзер инде очына чыгу мөмкин түгел. Тик машина турындагы хыял әле дә сүнмәгән икән. Кызы Галия шул мәсьәләне белешергә дип район хакимиятенә барган. Комиссия узарга кушканнар.


– Машинасы булмаса, һич югы акчалата бирмиләрме икән дип уйлаган идем. Әтиләрнең мунчасы иске. Моннан 40 ел элек үк төзелгән ул. Машина акчасын бирсәләр, әнә шуны яңартыр идек, – ди Галия ханым. – Фатир бирделәр. Тик алар анда яши алмый. Бик салкын фатир эләкте. Анда хәзер гаиләсе белән олы улым Рөстәм яши.


Галия апаның борчулары мо­ның белән генә бетми. “Улым балачактан II төркем, өченче дәрәҗә инвалид. Аны караган өчен 18 яшенә кадәр хөкүмәттән акча бирергә тиеш булганнар икән. Бер танышым­ның баласында да нәкъ безнеке кебек диаг­ноз, группалары да бер төсле, ул акча алып бара. Ә миңа түләмәделәр. Районда сораштыргач, сезгә тиеш түгел, диделәр, – ди ул. – Мин бит кеше акчасын сорамыйм. Үзебезгә тиеш тү­гелме, дип кенә аптырап йөрим. Авыру бала тәрбияләү җиңел түгел. Дарулар да кыйммәт”.


“Тиешле ярдәм бирелә”


Әминә һәм Рәшит Долговларга дәүләттән берәр ярдәм булырмы дигән сорауны Буа районы хаки­миятенең аппарат җитәкче­се Азат Алимовка җиткердек.


– Әлеге гаилә хакында белештек. Машина бирә торган программа 2012 елда ук туктатылган. Аның өчен акча бирәләр икән дигән сүз дә дөрес түгел. Долговлар икесе дә үзләренә тиешле барлык ярдәмне алып бара. Без бу очракта берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, – диде ул.


Районның социаль иминият фонды баш белгече Резеда Хисаметдинова әйтүенчә, ниндидер өстәмә ярдәм алу өчен Рәшит абыйга башта махсус комиссия (ВТЭК) үтәргә кирәк. “Әгәр аның шәхси программасына (ИПР)  дәүләттән нинди дә булса ярдәм бирелергә тиешлеге языла икән, без моны үтәячәкбез. Юк икән, бернишләп тә булмый”, – ди ул.


Буа районының социаль як­лау бүлеге белән дә сөйләштек. Алар безгә Рәшит Долговның нинди ташламаларга ия булганлыгы һәм нәрсәгә өмет итә алуы турында барлык мәгълүматны җиткерде. Бары да бар, тик менә сугыш инвалидын машина белән тәэмин итү яки аның өчен компенсация алу мөмкинлеге 2005 елның 1 гыйнварында туктатылган. Ә мунча төзекләндерү өчен дәүләттән акча каралмаган.


Рәшит Долговның оныгы Руслан Сөбханкуловка тиешле ярдәм турында да белештек. “II төркем,  өченче дәрәҗә инвалидлык I төр­кемгә тиңләшә алмый. Аңа төп пенсиясеннән башка дәүләттән ай саен өстәмә 1 мең 200 сум түләү каралган. Бу акча авыруны тәрбия­ләүче чит кеше, опекун яки әти-әнисенә түләнә. Әгәр I төркем инвалид икән, бу очракта 5 мең 500 сум акча түләнә”, – дип аңлаттылар безгә. 
 

P.S.Татарстанда торак шарт­­­ларын яхшырту өчен суб­сидияләрне 19 005 Бөек Ватан сугышы ветераны алган. Торак шартларын яхшырту реестрына барлыгы 19 082 ветеран исәп­кә куелган. Бу хакта “Татар-Информ”га Татарстанның Хез­мәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мат­бугат хез­мә­тендә хәбәр иткәннәр. Мәсә­лән, 18 999 ветеран торак шартларын яхшыртты инде (10 134 ветеран – икенчел базарда фатир алды, ә 8 мең 865 ветеран яңа торакка кү­ченде). Шулай ук тиздән тагын алты ветеран торак шартларын яхшырта алачак.

 

 

Гөлгенә Шиһапова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 23.11.2018/)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев