Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Мартта ОСАГО полислары бәясе арзанайды

9 гыйнвардан ОСАГОның ставкалары диапазоны 3432-4118 сум урынына 2746-4942 сум булды.

Мартның беренче атнасында ОСАГО полисының уртача бәясе 5,82 процентка кимегән. Бу хакта Россия автоиминиятчеләр берлеге башкарма директоры Евгений Уфимцевка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Март аеның беренче атнасында, узган ел белән чагыштырганда, тарифның кимүе 5,82 процентны тәшкил итте. ОСАГО буенча 6 процентка кимрәк түли башладылар", - диде Уфимцев. Бу хәл 9 гыйнвардан ОСАГОдагы тариф коридорын киңәйтү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

"Россия банкы күрсәтмәсе чыкканнан соң, шәхси тарифка күчү системасы кулланучылар өчен хәлне яхшыртты. Биредә коридорның киңәюе, "яшь-стаж" коэффициентлары алышынуы сәбәпле, начар һәм аварияле сегментларда түләү артты, ә күпчелек кулланучылар өчен тариф кимеде", - диде Уфимцев.

Әйтик, таксистлар өчен ОСАГО тарифы артты. "Таксистлар хәзер 16 процентка күбрәк түли, элек аларны гади кулланучылар бирә иде", - диде башкарма директор. Полисның уртача бәясе кимү темплары тизләтелә: гыйнварның беренче көннәрендә 2 процентка кимегән, аннары бу күрсәткеч 3-3,5 процентка, ә мартта 5,82 процентка кимегән.

Реклама

2019 елның 9 гыйнварыннан ОСАГОның база тарифы коридоры 20 процентка артты: база ставкалары диапазоны 3432-4118 сум урынына 2746-4942 сум тәшкил итте. Полисның ахыргы бәясен исәпләү өчен база тарифы сигез коэффициентка тапкырлана.

Система коэффициенты буенча яшь һәм стаж шулай ук үзгәрде: тәҗрибәсез машина йөртүчеләр өчен максималь коэффициент 1,8 кадәр 1,87 артты, тәҗрибәле һәм өлкән яшьтәге машина йөртүчеләр өчен 7 процентка кадәр ташламалар барлыкка килде. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182449/

фото:интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев