Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк

Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 мартка күчерделәр.

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде.

Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9, 10 һәм март көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай ук 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев