Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Марат Шәйбәков: "Бу чирне дошманыңа да күрсәтмәсен..."

Җырчы да коронавирус йоктырган.

- Башкортстанда бик күп кеше авырый, диләр. Танышлар арасында чирләүчеләр күп. Кемгә генә шалтыратма, барысы да чирли. Безгә килгәндә, атнадан артык ис-тәм тоймау булды. Ләкин температура күзәтелмәде. Ятып чирләмәдек, Аллаһка шөкер, - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

- Пандемия аркасында бик күп концертлар булмый калды. Билетлар да яхшы сатылган иде. Ул концертлар булыр дип ышанам, халык та билетларны кире тапшырмый, бик көтә. Үзем дә сәхнәне, тамашачымны бик сагындым.

— Үзеңнең концерт кую теләгең бармы?
— Хәзерге вакытта концерт куярга теләгем юк. Күңел китек сыман. Һәркем борчыла. Дуслар, танышлар арасында күпме кеше китеп барды. Шуңа күрә кеше ут йотканда концертлар куярга теләмим.

— Иҗат белән шөгыльләнәсеңме?
— Яңа җырлар яздырасым бар, ләкин ни өчендер күңел тартмый. Бу чирне дошманыңа да күрсәтмәсен. Барыбыз да исән-имин булып яшик. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде.

— Пандемия дип тормагансың, өй салгансың әле…
— Әйе. Пандемия башланганнан бирле көне-төне өй төзү эшләре белән мәшгуль булдым. Кәбисә елы булгач, быел күченмәскә булдык. Киләсе елга күченербез дип уйлыйм, Аллаһы боерса.


 

Фото: gorodskoyportal.ru

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев