Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Марат Садыйков коронавирустан дәвалаучы табибларга күпме өстәмә акча түләнгәнен әйтте

Коронавирустан дәвалау өчен Татарстан хастаханәләрендә эшкә 15842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Хөкүмәте Карарлары буенча, COVID-19 белән авырган пациентларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнде. Бу хакта коллегия утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Коронавирус белән көрәшүче табибларга февраль–июньдә 392,01 млн сум акча күчкән, аны 9478 медицина хезмәткәре алган. Апрель–июньдә 6946 медицина хезмәткәренә һәм ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләргә 914,35 млн сум акча түләнгән.

«Коронавирустан дәвалау өчен 15842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән, 8617се госпитальләрдә эшли. 341 кеше көн саен ашыгыч ярдәм машиналарында чакырган урыннарга бара», — диде министр.

Ул пандемия шартларында республикада эш урыннарында 364 медицина хезмәткәре авырганын искәртте. 28 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, һөнәри эше нәтиҗәсендә коронавирус белән авырган 215 табибка өстәмә иминият акчалары да түләнгән.

 

фото: https://tatarstan.ru

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев