Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Марат Садыйков: "Икенче дулкын булмас дип әйтә алмыйм»"

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфирда ил һәм республика авыру пигыннан чыкты диде

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфирда ил һәм республика авыру пигыннан чыкты диде

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татарстан Онлайн» туры эфирында республикада коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны булырга мөмкин диде.

«Мин Вольф Мессинг түгел, нәрсә буласын алдан әйтә алмыйм, әмма билгеле бер математик модельләр бар. Икенче дулкын булмас дип әйтә алмыйм», — диде министр.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың илнең бу куркыныч чирдән тулысынча 2021 елның февралендә генә котыла алачагы турында фаразларын да искә төшерде Марат Садыйков. Әмма инде хәзер үк авыру пигыннан чыгу турында сөйләргә була, диде министр.

«Коронавирус безнең психологияне, тормышны үзгәртте. Без яңа тормышта яшибез», — диде ул.

Шулай ук министр Татарстанда короновирус аркасында үлү очраклары артмады дип белдерде. 2019 һәм 2020 нче елларның биш аен алып чагыштырып карасак үлү очраклары бер үк. Йөрәк-кан тамыры вырулары һәм онкология үлүне арттыруның төп сәбәпләре дип атады ул.

Министр ГХАТ (ЗАГС)тан алынган статистик саннар күрсәткәнчә 2018 нче елның шул ук биш аенда үлем очраклары быелгыдан күбрәк тә булган дип ассызыклады.

Фото: Ильнар Тухбатов

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев