Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Марат Әхмәтов: Туфракта бер метр катламда дымлылык булганда, чәчүне эшләп калырга кирәк

Марат Әхмәтов Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче муниципаль районнарында язгы чәчүнең барышы белән танышып кайтты.

Марат Әхмәтов туфракта бер метр катламда дымлылык булганда, чәчүне эшләп калырга кирәк дип исәпли. Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче муниципаль районнарында язгы чәчүнең барышы белән танышканда шулай дип әйткән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Питрәч муниципаль районы кырлары өстеннән очып узганнан соң, министр хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Отар-Дубровка авылында "Макс-Ойл" БЧҖенең күпьеллык үләннәр кырында узды.

Район башлыгыа Илһам Кашапов кыр эшләренең барышы турында сөйләгән. "Бүгенгә сабан культуралары 22,7 мң гектар мәйданда чәчелде, бу планнан 55% тәшкил итә. Һәркөнне уртача 2,5 мең гектар җир чәчелә. Эшне 5-7 көндә тәмамларга уйлыйбыз, – дигән ул. – Ягулык-майлау материаллары да, запас частьләр дә җитәрлек, андый проблемалар юк, барысы да эшнең нәтиҗәсе булсынга эшлиләр".

Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы оешмаларының торышы белән кызыксынды. Министрга "Агролак" ҖЧҖ турында сөйләгәннәр. Ул 1800 гектарның 870 гектарын чәчкән, "Рацин-Шәле" ҖЧҖендә быел пай җирләрен эшкәртергә уйлыйлар, аларның хуҗалары белән сөйләшүләр алып барылган инде.

"Макс-Ойл" ҖЧҖендә эшкәртелә торган җирләр 540 гектарга арткан. "Хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр саны да арта, яңа төзү проекты эшләнә", – дип сөйләгән район башлыгы Илһам Кашапов.

"Туфракта бер метр катламда дымлылык булганда, чәчүне эшләп калырга кирәк", – дигән Марат Әхмәтов очрашу азагында.

 

Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән "Кама-Агро" ҖЧҖ кырында очрашты. Кыр эшләренең барышы белән районның Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов таныштырды. 17 майга биредә чәчү 53% мәйданда башкарылган (28,6 мең га). Шул исәптән арпа – 13,2 мең га (94%), бодай – 7,5 мең га (55%).

Марат Әхмәтов район игенчеләрен эшне тизләтергә өндәде. «Быел без чәчүгә соңрак чыктык, шуңа күрә безгә хәзер, бөтен көчне туплап, мөмкин кадәр тизрәк чәчеп бетерергә тырышырга кирәк», –диде министр.

Сх башлыгы сорауларга җаваплар бирде. Аларның күпчелеге тармак дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга кагылышлы иде.

Теләче муниципаль районында Марат Әхмәтов шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм АПК оешмалары белгечләре белән очрашты. «Бүгенге көнгә чәчү 13,7 мең гектарда (52%) башкарылды. Эшләрне 6-7 көндә тәмамларга уйлыйбыз, – дигән мәгълүмат биргән район башлыгы Илдус Зарипов. – Механизаторлар иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлиләр. Кайбер авыл хуҗалыгы оешмаларында эш ике сменада оештырылды".

Очрашу барышында терлекчелек тармагы, сөткә бәяләр төшү һәм кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

Марат Әхмәтов игенчеләргә кыр эшләрендә һәм яңа проектлар гамәлгә ашыру юнәлешендә уңышлар теләде. 

Фото: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев