Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Манту урынына нәрсә ясатырга?

Минем баламда аутизм, ул - тумыштан инвалид. Без кыйммәтле дәвалану курсы узабыз, нәтиҗәсе дә сизелә. Шифаханәгә юллама алу өчен, барлык анализларны да тапшырырга, прививкаларны ясатырга кирәк. Әмма манту ясатканнан соң, балабызның хәле начарлана. Укол ясаган урыны кычыта, айлар буе өйрәнгәннәре онытыла, балада үсеш сизелми. Чарасызлыктан, манту урынына Т-Спот анализын сайладык....


Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме күрсәтүне һәм бала табу хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина аңлатуынча, манту урынына хәзер мәктәпләрдә диаскинтест файдаланыла башлады. Манту реакциясен ачыклый торган прививка чынлап та еш кына төгәл нәтиҗәләр бирми, балада аллергия күзәтелсә яки ул цитруслы, баллы берәр нәрсә ашаган булса, кулына инфекция эләксә, укол урыны кызарырга, ялкынсынырга мөмкин. Ә диаскинтест - туберкулез таякчыгының организмда булу-булмавы турында тулы мәгълүмат бирә торган прививка, ул организмга зыян китерми. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев исә, әлеге очракта тиешле белгечләр белән киңәшләшеп, баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, аңа туры килгән анализ төрен сайларга кирәк, дип саный.

http://shahrikazan.com/t

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев