Саба ТВ

Мамадыш районында бер ай элек югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар

Раил Мирзасалиховны 16 апрельдән бирле эзләделәр.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 26 майда, Мамадыш районында апрель аенда югалган Раил Мирзасалиховның мәетен Кама елгасында тапканнар.

«Кичә егетнең мәетен табу турында хәбәр килде. Аны шаһит күргән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Бу суицид булырга да мөмкин», — диделәр Мамадыш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә «Татар-информ» хәбәрчесенә.

1998 елгы Раил Мирзасалихов 16 апрельдә югалган иде. Мәрхүмне бүген туган авылы Усалида җирлиләр.

 

Фото: Владимир Васильев/архив
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 31 май 2021 - 13:54
    Без имени
    Доказать итмичэ ничек суицид турында язарга була икэн ул