Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Малайны тракторга утырттым

Флорид Гайнуллинны мәктәптә эшләп йөргән җиреннән Саба районы­ның "Шытсу" җәмгыяте белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Бөтенләй икенче тармакка килеп керү куркытмадымы соң, дигәнгә: "Теләсә кайсы эшкә өйрәнергә кирәк, шунсыз булмый, яңа җиргә күчкәч, баштарак һавада очып йөрисең инде. Укытучылыкка да урау юллар үтеп килдем", - диде ул.

Беренче эш көнен фермада башлый яңа җитәкче. Иртәнге якта савымчылык комплексы белән танышырга теләп, ферма ишеген ачып керә һәм, кайдан чыгып китә­се икән, дип адашып кала. Әйтү генә ансат, меңгә якын сыер асрала торган комплекс берничә өлештән тора. Янә­шәдә - башка фермалар. Тер­лек­челәрнең эш шартлары белән танышырга менә ди­гән мөмкинлек була бу. "Хә­зер күзне йомып та урап чыга алам", - ди хуҗалык җитәк­чесе. Шулай булмый ни, иртә-кичен ферманы бер әйләнеп чыкмаса, аның күңе­ле тыныч түгел. Хуҗа­лыкның төп акча чыганагы - шушы сыерлар бит.


Тик менә сөт бәясе кимү генә кәефләрен кырган.

- Әгәр дә сөт бәясе узган елгы кебек тотрыклы булса, гыйнвар аенда хуҗалыкка өстәмә ике миллион ярым сум акча кертә алган булыр идек, - дип уфтана ул. - Хуҗалык өчен табышлы булгач, өч тапкыр савуга күчтек. Ике тапкыр сауган вакытка караганда сөт күләме сизелерлек артты.


Хуҗалыкта бүген ике мең мөгезле эре терлек, 200 баш ат, 1420 сарык асрыйлар. "Сарыктан акча керә дип мактанып булмый. Йон, тире бәя­ләре түбән. Заманында са­рык­ның тире­сенә, йонына бәя югары чорлар булган, - ди Флорид әфәнде. - Ләкин алга карап та яшәргә тиеш без, табышы юк дип, сарык­ларны бете­рсәк, килә­чәктә ниш­ләрбез?! Атчылыкта да, сарыкчылыкта да баш санын арттыру юнәле­шендә эшлибез". Сорап килүчеләр­гә саталар да. Сарыкларны Сабантуй, Корбан гаете вакытында сораучылар шактый була, ди ул.


- Авыл хуҗалыгында бик нык тырышырга кирәк, - ди Флорид әфәнде. - Бары оптимист булырга омтылырга, песси­мист булырга ярамый. Күпләр, авылда эш юк, дип зарланырга ярата. Теләге, сәламәтлеге нык булган кеше теләсә нинди эшне башкара ала. Болыннарда печән күп хәзер. Бар да чап, печән өчен чыгым чыкмый. Ялкауланып кына ятма. 15 үгез асрыйсың икән, алар җитлеккәч, бер үгез акчасы - печәнгә, икенчесе ашлыкка китсен. 3 үгез акчасына тагын бозаулар ал, 10 үгез кала. Берсеннән уртача алганда 60 мең сум акча керсә, хуҗалыкка 600 мең сум керде дигән сүз, - дип, укытучыларча аңла­тып, санап күр­сәтте ул.


Күп булмаса да, яшьләр дә хуҗалыкка эшкә килә икән. Флорид әфәнденең улы тракторда эшли. "Без дә трактордан башладык, эшлә, тормышны төптән аңла, дидем. Үземнең дә теш табибы буласым килгән иде, аттестат алуга, фикеремнән ки­сәк ке­нә кире кайттым да тракторга утырдым. Армия­дә дә булдым, Германиядә хезмәт иттем. Аннан кайткач та тракторда бер ел эш­ләдем. Без­нең география укытучысы бик көчле, белемле, зыялы кеше иде. Берзаман шуның кебек буласым килә башлады бит. Биология-география укы­тучысы булу теләге белән укырга кердем. Укуны тә­мамлагач, Шытсу мәктәбенә кайтып, бөтенләй башка фән­нәр - тарих, математика укыта башладым. Тумышым бе­лән Бигәнәй дигән авылдан мин. 10 чакрымны җәяү йөрер­­гә туры килде. 18 сә­гать урынына 28не укытсам да, төн буе дәрес хә­зерләп утырсам да, мәк­тәптән ниндидер көч алып кайта идем. Ул чорда укучылар белән эшләү дә шул­кадәр рәхәт булды", - дип истә­лекләрен яңартты ул. Хуҗа­лык җитәк­чесе итеп билге­ләнгәннән соң да, укытучылык стажы өзелмәсен өчен, ике ел биология белән география фә­нен укыта әле ул.


- Тугызны тәмамлагач, малайның Казанга китәсе килгән иде. Сабадагы аграр көллияткә барырга киңәш иттем. Анда яшәргә өйрәтеп чыгаралар. Хуҗалыкта эшли башлагач, улымның тор­мыш­ка карашы үзгәрүен тойдым, - ди Флорид әфән­де. Хәзер әнә тракторны "Камаз" машинасына алмаштырасы килә егетнең.


- Кеше кайда гына эш­ләсә дә, ул хезмәтен яратып башкарырга тиеш. Моны үземнән чыгып әйтәм. Фермага кер­гәч, бозауларның башыннан сыпырып куям. Кечкенә бала кебек аларның да иркәләнәсе килә. Кеше­ләр белән дә шул ук хәл. Кемгәдер җайлап әй­тергә, икенчелә­ренә катырак булырга кирәк, - ди ул. - Без­дә дә бөтен эш көйле бара дип булмый. Яшермим, төрле чак­лар була. Бер кеше, "салдым" белән мавыгып, өч көн эшкә чыкмады. Килә икән, миңа җибәрегез, дидем. Керде, сөйләштек. 55 яшькә ка­дәр авызыма да алмыйм, эшемә кире кайтарыгыз, ди. Кешегә мөмкинлек бирергә кирәк. Тота-каба сындырырга ярамый. Киресенчә, ярдәм итсәк, ул туры юлга басарга мөмкин. Җитәк­челеккә кил­гәнсең икән, син оештыручы гына түгел, психолог та булырга тиешсең, шунсыз булмый.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев