Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Малайны миңа бирмәсәң, тәүбәңә төшерәм, дип куркыткан

Абзарда чылбырга бәйләнеп яшәгән малайның әнисе пәйда булды. Ул элекке иренең нинди кеше булуы турында сөйләде.

Краснодар краенда 10яшьлек Тихонны әтисе абзарда чылбыр белән бәйләп яшәтүе турында язган идек инде. Тулырак бу хакта сылтама аша кереп укый аласыз:  https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/malaen-bernich-ay-abzarda-chylbyrda-asragan/

Хәзер 46 яшьлек ата кешегә каршы җинаять эше кузгатылган. Малайның сүзләренә караганда, әтисе аны эт чылбыры белән муеныннан эләктереп куйган. Яшь хатынын бала табу йортына илтә киткәч, Тихон ычкынып, якындагы гипермаркетка килгән.
Малай әлеге көндә реабилитация үзәгендә. Табиблар икенче көнне аның әнисен юллап тапканнар. Ул шундук улы янына килеп җиткән. Журналистлар аңардан улының хәле турында сорашканнар һәм ни өчен баласын шундый кырыс иренә тәрбиягә бирүе турында да кызыксынганнар.
- Ул безне психологик яктан изеп яшәде. "Әгәр малайны миңа бирмәсәң, иреңне дә үтерәм, Тихон белән күңелсез берәр хәл китереп чыгарам, ә үзеңә наркотик белән "этлек" эшләячәкмен", - ди иде гел. Башка чарам калмагач, улымның аның гаиләсендә яшәвенә ризалаштым.
Табибларның сүзләренә караганда, малайның тән җәрәхәтләре юк, ләкин психологик яктан зур тайпылышлары күзәтелә. Аңа хәзер яхшы психологлар  таләп ителә, - дип сөйләде Рен.тв каналына Тихонның әнисе Виктория Пономарчук.
Хатын элекке ире белән 2011 елда аерылышкан булган, малайны 5 елдан соң ир суд аша  үзенә алган. Хатын аның үткәне турында да берникадәр мәгълүмат җиткерде: яшьрәк чакта үтерү һәм көчләү өчен хөкемгә тарттырылган булган, ләкин бу хакта ул үзе сөйләмәгән.
Дәваханәдә табиблар баланы әтисенә башкача бирмәячәкбез дип ышандырсалар да,  Виктория аны үзенә алып кайтып китсә, кырыс холыклы элекке иренең тагын берәр "этлек" эшләвеннән курка.

 

Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: Ren.tv
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев