Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Малайларны коткарганда педофилны үтергән иргә төрмә яный

Уфада яшәүче 32 яшьлек ирнең гыйнвар ахырында тормышының асты өскә килгән. Эштән кайтып килгәндә аның каршына бер малай: "Ярдәм итегез, минем дустымны көчләргә телиләр!" - дип йөгереп килеп чыккан.

Хәлләр болайрак булган. Ике малай карда уйнап юешләнгәннәр һәм бер подъездга кереп җылынырга булганнар. Шунда алар янына илле яшьләр чамасындагы ир-ат килеп, җылынып чыгарга фатирына чакырган. Конфетлары һәм чәе бар дигән.
 
Беркатлы балалар ышанганнар һәм педофил кармагына капканнар.
 
Ярдәмгә Владимир килеп җитмәсә әлеге хәлләр ничек бетүен күз алдына да китерүе куркыныч. Ул фатирга ашыгып килеп керә һәм малайны ала, ә оятсыз ирне дә урамга алып чыгарга эткәли башлый. Владимир ашыгыч нәтиҗәләр чыгармаска, хәлнең чынмы-юкмы икәнен ачыкларга була. Педофил исә сугыша башлый. Гайрәтле Владимир аңа җавап итеп суга һәм ул хастаханәдә үлә.
 
Балаларга кагылырга җөрьәт иткән оятсыз ир элек тә кече яшьтәге балаларга зыян салган өчен 11 ел төрмәдә утырып чыккан булган.
Фото: соцсети
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев