Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Малахов тапшыруында иң югары гонорар күпме?

Андрей Малахов үзенең тапшыруында кемнең иң югары гонорар алуы турында әйтте.

Аның тапшыруы — шоу. Анда һәркем дә килеп күңелен ача алмый. Ә менә зур акча түләсәләр инде... Ләкин хәтта бик зур суммага да килешмәүчеләр бар. Әмма андыйлар күп түгел.
Бу хакта Малахов Ксения Собчакка биргән әңгәмәсендә белдерде. Иң зур гонорарны Эммануил Виторганга түләргә туры килгән. Баласы туганнан соң беренче интервьюы өчен Виторганга 1 миллион 800 мең сум акча түләгәннәр.

Малахов, хәзер "йолдызлар" гына түгел, гади кешеләр дә тапшыруда катнашкан өчен акча сорый, дип уфтана. Хәзер бөтенесен дә базарга әйләндереп бетерделәр, ди ул. Телевидение андый булырга тиеш түгел, янәсе.
Кем әйләндереп бетергәндер бит әле...

Виторганның баласы туу кемгә кызык булгандыр?.. Ә аңа түләнгән 1 миллион 800 мең сум акча ничә чирле баланы дәваларга җитәр иде!.. Шоу, имеш...

 

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев