Реклама
Якынча исәпләүләр буенча, аңа кимендә 532 мең сум акча түлиячәкләр.
(Казан, 15 август, "Татар-информ"). "Беренче канал"дан декрет ялына китүче Андрей Малаховка якынча күпме акча тиешлеге саналган. Якынча исәпләүләр буенча, аңа кимендә 532 мең сум акча түлиячәкләр. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Канун буенча, "Пусть говорят" тапшыруының элеккеге алып баручысына 4,5 айлык хезмәт хакы түләүләре тиеш, дип билгеләп үткән "Федеральное агентство новостей". Социаль иминият түләүләре фондыннан максималь түләү күләме 266 мең сум.
Әгәр дә Малахов "Беренче канал"да һәм "СтарХит" журналында рәсми рәвештә урнашкан булса, ул 500 мең сумнан артык түләүгә өметләнә ала. Гаммәви мәгълүмат чараларында санауларынча, нинди генә очракта да әлеге акча аның бер корпоративта чыгыш ясаган өчен алган гонорарыннан азрак булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз