Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Май аенда кайсы пенсионерларның өстәмә түләүләр алачагы билгеле

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Җиңү көненә кагылышлы пенсионерларның кайбер категорияләре май аенда өстәмә түләүләр ала.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Өстәмә түләүләр кемнәргә һәм нинди күләмдә түләнәчәге турында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде, дип яза РИА Новости.

Беренчедән, федераль түләүләр бар. 2019 елдан башлап, Россия, Литва, Латвия һәм Эстониядә даими яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид булган РФ гражданнары ел саен 10 мең сум ала. Юбилей елларында түләүләр тагын да югарырак булырга мөмкин.

Моннан тыш, һәр төбәк сугышта катнашучыларга һәм инвалидларга гына түгел, ә башка категорияләргә дә — сугыш балаларына, концлагерь тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә һ.б. үз түләүләрен билгели. Һәр конкрет очракта ярдәм күләмен социаль Фондның үз бүлегендә ачыклау яхшырак.

Шулай ук 1 майдан 80 яшькә җиткән һәм икътисадның аерым тармакларында стажы булган пенсионерларның пенсияләре артачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/mai-aenda-kaisy-pensionerlarnyn-ostama-tulaular-alacagy-bilgele-5887034

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев