Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында чемпионатта өч медаль яулады

Россия данын яклап Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы чыгыш ясады.

Ләйсән Зарипова Даун синдромлы кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионатында 3 медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

24-29 июль көннәрендә Финляндиядә Тампере шәһәрендә Даун синдромлы кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты узды. Бу турнирда Россия данын Татарстан спортчысы, Саба өстәл теннисы мәктәбе укучысы Ләйсән Зарипова яклады.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Ләйсән 3 медаль яулады: 1 «алтын» һәм 2 «көмеш».

Парлы разрядта ул Дита Андерева (Чехия) белән дуэтта беренче урынны алды. М.Маттео (Италия) белән катнаш парлы разрядта мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Ләйсән шәхси разрядта шулай ук көмеш медаль яулады, диелә бу хәбәрдә. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев