Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ләйсән Таишева: «Йөкле булсам да, мин бик тыныч, ирем генә борчыла»

Күптән түгел Ләйсән Таишева "Инстаграм"ына көмәнле фотосын куйды. Күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булды, чөнки моныңчы ул йөкле икәнен сер итеп йөргән иде. Шалтыратып, Ләйсәннең хәлен белешеп алдык.

- Хәерле көн! Ни хәлләрегез бар? Әни булырга җыенасыз икән...
- Хәлләр яхшы. Сроклар буенча ноябрь азагы, декабрь башында әни булачакмын. Декрет ялына рәсми рәвештә сентябрь азагында китәргә җыенам. Əмма хәлем яхшы булса, эшләрмен дип уйлыйм.
Токсикоз белән интекмәдем, төн уртасында иремнән карбыз белән тозлы балык та таптырмадым. Үземне яхшы хис итәм. Корсак кына үсә, тазарам. Тән авырлыгым 8 килограммга артты инде.



- 3 ел буе декрет ялында булырга планлаштырасызмы? Əллә инде бәби караучы яллап, шундук эшкә чыгарга уйлыйсызмы?
- Бәби караучы кирәк булмас дип уйлыйм, чөнки ике әбисе бар, алар оныклары тууын түземсезлек белән көтәләр. Эшкә килгәндә, никадәр озакка киткәнемне әйтә алмый, чөнки ул миннән генә тормый. Иң мөһиме - бала сау-сәламәт, тыныч булсын. Аннары - күз күрер.

- Балагызга әйберләр ала башладыгызмы инде?
- Əйе. "Бала туганчы аңа бер әйбер дә алырга ярамый" кебек имеш-мимешләргә бөтенләй дә ышанмыйм. Төркиягә бардык, анда матур бала әйберләрен күреп, ничек алмый китәсең инде?! Алдан ук список төзедем дә, шуның буенча кирәк әйберне генә алам. Минем өчен бала киеме матур һәм сыйфатлы булсын. Артык кыйммәт әйбер алмыйм. Мәсәлән, кибетләрдәге 3 мең сумлык бодиның мәгънәсен күрмим. Ул кием бит бер ай өчен генә! Гомумән, мин һәрвакыт ташламалар чорын көтеп йөрим. Ә кыйммәт әйбер алам икән, димәк, ул - гомерлек.

- Балагызны түләле клиникада табачаксызмы?
- Юк. Бездә дәүләт медицинасы бик яхшы дип саныйм.



- Ниндидер борчуларыгыз бармы? Гадәттә, йөкле хатын-кыз теләсә нинди юк-барга да борчыла.
- Юк, мин бик тыныч. Ирем генә борчыла. Мин тыныч икән, димәк бала да шундый һәм стресслар безне урап узачак. Тормышка карата позитив мин! Нәрсә генә булмасын - бар да яхшыга!

http://shahrikazan.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев