Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ләйсән Таишева: «Бәби табу бит ул безнең теләктән генә тормый»

- Күптән түгел гаилә кордың. Бүгенге тормышыңнан канәгатьме cин? Бар да син күзаллаганча, хыялыңда йөрткәнчә булдымы? - Әлбәттә. Без шундук туй ясамадык бит. Башта фатир алып, бергә яшәп карадык. Аннары әкеренләп туйга әзерләнә башладык. Хәзер статуслар гына башкача, ә элек булган мөнәсәбәтләр шул ук булып сакланып калды. Романтика да әлегә...

- Күптән түгел гаилә кордың. Бүгенге тормышыңнан канәгатьме cин? Бар да син күзаллаганча, хыялыңда йөрткәнчә булдымы?
- Әлбәттә. Без шундук туй ясамадык бит. Башта фатир алып, бергә яшәп карадык. Аннары әкеренләп туйга әзерләнә башладык. Хәзер статуслар гына башкача, ә элек булган мөнәсәбәтләр шул ук булып сакланып калды. Романтика да әлегә бар, Аллага шөкер. Ярты ел гына кияүдә бит әле, кайда китсен инде ул?!

- Әниегез - кияүдән, каенанагыз киленнән уңды дип әйтә аласызмы?
- Әнием бик шат. Очрашып йөргән вакытта ук аңа бик ошый иде егетем. 1-2 тапкыр аның белән күрешеп сөйләшкәннән соң, бөтенләй исе китте! Булачак ирем белән очрашырга әзерләнгәндә дә, ул: "Кызым, бу киемеңне ки, монысы матуррак, килешлерәк", - дип, киңәшләр дә бирә иде. Каенана белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, тьфү-тьфү. Бергә яшәмибез, шунысы да зур плюстыр. Алар безнең тормышка бер дә кысылмый. "Үзегез яшәгез", "Үзегез беләсез", - дип кенә әйтәләр. Артыгын сораштырмыйлар да. Үзебез сөйләсәк кенә тыңлыйлар. Ял көннәрендә, әлбәттә, әти-әниләргә кунакка йөрибез.

- Мөгаен, хәзер сезгә бирелә торган иң актуаль сорау, ул - "Кайчан бәби алып кайтасыз?"
- Әйе. Кияүгә чыкканчы, "Кайчан кияүгә чыгасың?" - дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Ул яки кыз алып кайткач, "Аңа иптәшкә тагы берәрне алып кайтыгыз инде", - дип сорарлар... Бәбигә кагылышлы сорауга мин: "Кайчан була - шунда була", - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый.

- Буш вакытыгызны ничек уздырасың?
- Хоккей барганда, "Ак барс"ның бер уенын да калдырмыйбыз, һәрвакыт йөрибез. Ирем белән икебез дә - киноманнар, һәр атна саен нинди дә булса премьера карыйбыз. Спектакль һәм концертларга да барабыз.
Хәзер дуслар күбәйде: ирнекеләр һәм минекеләр кушылды... Шуңа да, атна саен кемнең дә булса туган көне. Кунакка йөрибез.



- Ирең дуслары белән кафега барам дисә, сез каршы түгелме? Ул сине үзеңне генә җибәрәме?
- Әлбәттә! Мин усал хатын түгел бит! Иң мөһиме, ишекне үзе ачып керсен. Чөнки мин, иртүк эфирга торасы булгач, иртә ятам. Әйбәт итеп, тәртипле генә йөрсә, ник каршы булыйм инде?!
Мин дә үзем генә теләгән җиргә барам. Еш кына "девишник"лар уза, анда йөрим. Кызлар компаниясе генә туган көннәргә җыелабыз. Кибетләргә кызлар белән йөрибез. Анда ирне интектереп йөрисе дә килми.

- Эстрадада дусларыгыз күпме?
- Бер Ландыш кына. Калган ахирәтләрем башка өлкәдән.

- Сезнең каршака, эстрадада чын дуслык була аламы? Әллә инде җырчыларның кыланып кына йөрүләреме?
- Ни өчен булмасын? Җырчылар арасында аралашу өчен җиңел кешеләр күп. Ихласлары да җитәрлек. Начар кешеләр - алар эстрадада гына түгел, гади тормышта да очрый. Ул кешенең үзеннән, тәрбиясеннән тора. Сәхнәдә дуслык барына чын күңелем белән ышанам.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев