Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Луиза Хәйруллинаның ире беренче күрсәтмәләрдән баш тарта. Дөресе ничек?

Марат Хәйруллин хатыны банкны үзе генә талавын һәм акчаның кайда булуын белмәвен әйткән. Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 25 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны ире Беренче каналда барлык урланган миллионнарны оттыруын сөйләде. Ә аннары өй арестына алынгач, оттырылган акчалар тарихын хатынының яклаучылары уйлап чыгаруын әйтте.

“Мин тамашачылар һәм бу тапшыруны караучылар алдында гафу үтенәм, - диде ул. – Мин тапшыруга хатынымны яклаучы затлар басымы белән килдем. Алар мине бутады һәм хокукый нәтиҗәләр турында аңлатмадылар. Мин бары тик алар әйткәнне сөйләдем”, - диде ул.
 
Марат Хәйруллин сөйләгәнчә, уеннар белән мавыгу һәм оттырылган акчалар турында хатынының адвокатлары уйлап чыгарган һәм ир-атны бу турыда сөйләргә мәҗбүр иткән, дип яза Татар-информ. Адвокатлар Марат Хәйруллинның урлауда катнашы булмавын, хатынына урларга ярдәм итмәвен һәм акчаны кайда булуын белмәвен сөйләгәннәр.
 
Кайсы тарихның дөрес булуы һәм 25 млн сум акчаның кайда булуы элеккечә билгеле түгел. Луиза Хәйруллина 2 сентябрьгә кадәр Тикшерү изоляторында, ә аның ире 10 сентябрьгә кадәр өй арестында булачак.
 
Марат белән Луизаның кызлары — 12 яшьлек Регина белән 8 яшьлек Елена хәзер Салават шәһәрендә бабайлары Рамил Муллаәхмәтов опекасында яши.
Фото: Первый канал
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев