Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үләсе килми, әмма...

Газетабызның бер санында Арчадан даими автор Тәлгат Гомәровның мәчеттән кайтып килүче авылдашы Галимҗан бе­лән әңгә­мәсен бик кызыксынып укыдым. Галимҗан ислам дине нигезләре белән яхшы таныш карт икән.

Шулай да аның: «Менә Коръән-Кәримнең «Нух» сүрәсендә (Аллаһы тәгалә болай ди: «Аллаһ сезне Җирдән үсемлек итеп үстерде (ягъни Адәм г.с.не Җирдә яралтты) сезне аңа (Җиргә) кайтарыр...» дигән җирендә яралтты сүзе игътибарымны җәлеп итте. Яралту үз яралгысыннан яралтуны аңлата. Ә чынлыкта Адәм г.с.не Җирдән (кызыл балчыктан) яратты дип әйтү һәм язу дөрес. Бу турыдагы иң дөрес мәгъ­лүматны дин әһеле түгел, ә газиз шагыйребез Тукай үзе бирә. Ул соңгы ши­гырьләренең берсендә:
 
«Очты дөнья читлегеннән
Тарсынып күңелем кошы,
Шат яратса да, Җиһанга
Ят яраткан раббысы»,
 
— дип бу сүзне ике тапкыр кабатлый (ягъни Тукайны — кеше-адәмне дөньяга китергән-яраткан Раббыбыз.
 
Әлеге зур хата-ялгышны хәтта кайбер мулла-хәзрәтләр дә кабатлап торуы бик сәер. Бик матур сүз әйтәбез дип уйлыйлар, күрәсең.
 
Әңгәмәдә сүз барган мәгълүматлар бер мөэмин-мөселманнны да би­тараф калдырмыйдыр дип уйлыйм. Анда сүз барган Ислам тәгълиматы нигезләре турында бик еш уйланам. Чөнки әлеге мәгъ­лүматлар кечкенә бала чагымнан ук күңелем-калебемә тирән сеңеп калган. Ике бабам, әби­лә­рем, әти-әнием дә революциягә кадәр мәдрә­сә­ләр тәмамлаган, намазларын калдырмаган мөселман буларак, миңа да күп нәрсә аңлаттылар. Мәктәпкә кергәнче гарәп хәрефендә укырга, язарга, күп догалар да өйрәт­те­ләр. Мин университетка кергәндә-укыганда бер бабай, ике әби исән иде әле. Ә әти 90га, әни 101 яшенә җитеп вафат булдылар. Бу дөньяда мондый бәхет-сәгадәт бик азларга гына эләгәдер (урын­нары җәннәттә булсын!)
 
...6-7 яшьләремдә вакытта әни кечкенәрәк догалар өйрәтә башлады. Беркөнне иртән язып биргән «Әлһәм-Фатиха» сү­рәсен кичкә хәтле өйрәнеп, икенче көнне авылыбызның икенче башында яшәү­­че Шаһвәли бабайларга бардым. Көндез аның улы, миннән ярты яшькә генә кече Нурмө­хәммәт белән уйнап туйгач, кичен ашап-эчкәннән соң, бабай миннән өйрәнгән соңгы догамны укырга кушты. Бу юлы «Фатиха» сүрәсен көйләп, яттан сөйләп бирдем. Шунда бабай: «Бәрәкаллаһ, афә­рин! Әйбәт өйрәнгәнсең, ләкин «Мәлики яумиддин «өлешендә» «малики» дип әйтүең дөрес булмый. Аны «мәлики» дип әйтергә кирәк. Мәлик патша хуҗа дигәнне аңлата. Догалар ул кыямәт көненең патшасы, хуҗасы дигән мәгънәдә. Ә сезнең урам башында яшәүче бригадир Маликка кеше булганы өчен шулай дәшәләр. Чөнки Малик — кеше исеме.
 
Шул рәвешчә, ике бабай, ике әби, әти-әни ислам нигезләренә кагылышлы күп нәрсә өйрәттеләр. 8 яшемдә мәктәпкә укырга кергәндә, чынлыкта, мин инде элекке мәд­рәсәнең берничә сыйныфын тәмамлагандай, шактый гыйлем-белемгә ия идем.
 
Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, университетыбызның тарих-филология факультетында гарәп теле өйрәнгәндә әби-бабайлар, әти-әни дәресләре миңа нык ярдәм итте. Профессор-мөгаллимебез Җәвад ага Алмазның, гарәп хәрефләре белән матур язу­ым, гарәп сүзләрен дөрес әйтүем өчен, мине мактап алганы, имтиханнарны әйбәт биреп университет тәмамлаганда: «Әйдә, мин сиңа Мисырдагы мәшһүр Әл-Әз­һәр университетына юллама бирәм, анда укып, гарәп теле укытучысы булып кайтырсың», — дигәне хәтердә. Әмма мин җидееллык мәктәптә укыганда ук, 1950 елдан төрле газеталарда язмаларым дөнья күреп торганга, журналистиканы сайладым, димәк быел бу шөгыльгә 70 ел булды. Үзе бер кеше гомере.
 
Бүген, 84 нче яшемдә, мәчеттә һәм төрле дини бәйрәмнәр уңаеннан үткәрелгән мәҗлесләрдә кыска-кыска вәгазь-мәгъ­лүматлар да сөйлим. Шундый мәҗлесләрнең берсеннән өйгә кайтырга чыккач, олы яшьтәге бер күршем: «Мин сине тыңлап торам-торам да, исем ки­тә, каян беләсең шул хәтле мәгълүматны?» — дип сорады. «Әби-бабайлар өйрәткән өстенә бүген дә Коръән-Кәримне, аның тәфсирен, имам-хәзрәтләребезнең вакытлы матбугатта чыккан язмаларын укып торам. Шул гына», — дидем җавабымда.
 
Озын-озак сөйләп торганчы, әйдәгез һәммәбез өчен кадерле рәсүлебез Мөхәммәд с.г.в.нең дөньяда соңгы тапкыр пәйгамбәр булуы турында укучыларыбызга бу хакта белгәннәрем белән таныштырыйм.
 
Дөньяга пәйгамбәрләр сирәк, бик кискен ихтыяҗ туганда гына килгәннәр. Пәйгамбәрнең тәгълиматы-өйрәтмәләре кешеләргә хак-туры юлны (Сират-әл-Мөстәкыйм) өйрәтә. Тәгълиматы яшә­гәндә ул үзе дә яши. Шу­ңа күрә пәйгамбәрнең хакыйки үлүе җисми-тән вафаты түгел, ә өйрәтмәләренең юкка чыгуында-онытылуында.
 
Борынгы пәйгамбәрләр үлеп, шактый вакыт үтүгә, аларның тарафдарлары мәгълүматларын фальсификацияләп, тормыш үрнәкләрен бозып, фиктив вакыйгалар өстәгәннәр.
 
Талмуд, Хәбүр (Дауд псалымнары), Инжил (Иисус-Христос өйрәтмә­ләре) кебек китапларның берсе дә элекке хәлендә калмаган. Хәтта бу китап­ларның тарафдарлары да оригиналлары булмауны таный.
 
Борынгы пәйгамбәрләрнең тәрҗемәи хәле-тормышы турындагы язмалар, уйдырмалар бе­лән чуарланып беткәнгә, бүген аларның реаль яшәешен белү мөмкин түгел. Кыскасы, аларның тормышы әкият һәм легендага әйләнгән. Хәтта теге яки бу пәйгамбәрнең кайда, кайчан тууы, кешеләргә нинди мораль кодекс-тәгълимат бирүе дә мәгълүм түгел. Менә шул рәвешчә, пәйгамбәрнең чынлап хакыйки үлеме өйрәтмә­лә­ренең юкка чыгуына бәйләнгән.
 
Әле генә сөйләнгән кри­терийлар таләбеннән караганда Мөхәммәд с.г.в.нең тәгълиматының бүген дә тулы көченә яшәвен беркем дә инкарь итә алмый. Чөнки ул кешелеккә­ биргән, бер хәрефе­ дә үзгәрмәгән Коръ­­ән бүген дә үзенең оригиналында яши.
 
Пәйгамбәребезнең тормышы-яшәеше, әйткән фикер-хәдисләре төгәл итеп теркәлгән һәм үрнәк тәртиптә саклана. Хәтта бу хәлләр 1400 ел элек түгел, кичә генә булган кебек тәэсир кала.
 
Шуңа күрә дә без, мөэ­мин-мөселманнар, тормышыбызның читен мизгелләрендә Пәйгамбәребезнең яшәү үрнәгенә һәм киңәш-күрсәтмәләренә таянабыз.
 
Менә ни өчен Мөхәммәд с.г.в.тән башка пәйгамбәрләргә ихтыяҗыбыз юк. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә соңгы Пәйгамбәре Мөхәммәд с.г.в. аркылы үзенең кешелек белән ида­­рәсен төгәлләде һәм Ислам Җир Шарындагы барлык кешеләр өчен бердәнбер хак дингә әйләнде. Ниһаять, басым ясап әйтәм Пәйгамбәребезнең тәгълиматы аерым ка­би­лә, кавем, халык һәм кеше өчен генә түгел, ә бар­лык кешелек дөньясы өчен.
 
Аллаһы Тәгалә Мө­хәм­­мәд с.г.в.гә: «Кеше­ләр, мин барыгыз өчен дә Аллаһ илчесе», — дип әйтергә боера. Коръән-Кә­рим аны: Хатәмән-Нәбийн, ягъни пәйгамбәрләр чылбырының соңгы буыны дип атый. Шуңа нигезләнеп Рәсүлебез үзе дә: «Миннән соң баш­ка пәйгамбәр булмаячак», — дигән.
 
Шуңа күрә без Исламны аның тәгълиматы нигезендә танып беләбез. Бүген Дөньяга яңа пәйгамбәр түгел, ә Мөхәммәд с.г.в. тәгълиматына ышанучылар кирәк.
 
Фарук НӘФИЕВ. Тәтеш.
Фото: пиксабай
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев