Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лондонда автобусларның бер өлешен каһвә калдыкларыннан ясалган биоягулыкка күчерәчәкләр

Бер шәһәр автобусын ягулык белән тәэмин итү өчен, Бөекбританиядә яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларына елына 2,55 миллион чынаяк каһвә эчәргә кирәк.

Лондонда автобусларның бер өлешен каһвә калдыкларыннан ясалган биоягулыкка күчерергә карар кылганнар. Бу хакта, BBCга сылтама биреп, "Известия" яза.

Моның максаты - һаваны пычрату дәрәҗәсен киметүгә бәйле. Шулай да каһвә калдыкларыннан әле беренче мәртәбә генә ягулык ясарга булганнар. Ул автомобиль ягулыгы буларак та, биналарны җылыту өчен дә кулланыла алачак.

«Ридус» хәбәр иткәнчә, Лондонда ел саен 200 тоннага якын каһвә калдыгы хасил була, шунлыктан алар нигезендә ясалган ягулык зур файда китерер дип көтәләр. Бер шәһәр автобусын ягулык белән тәэмин итү өчен, Бөекбританиядә яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларына елына 2,55 миллион чынаяк каһвә эчәргә кирәк.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152696/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев