Реклама
Лимон хуҗабикәләргә микроволновканы, суыткычны, сантехниканы чистартканда, тапларны бетергәндә ярдәмгә килә.
Лимон белән микроволновканы чистартабыз
Моның өчен лимон кисәге белән суны тирән савытка салып микроволновкага куярга кирәк. 5-7 минутка иң көчле режимга көйләргә кирәк. Суы юкка чыккач, микроволновканың эчен чүпрәк белән сөртеп аласы. Ялтырап торачак.
Тырнакларны ныгытабыз
Икегә бер нисбәттән лимон суы һәм җылы су алып, тырнакларны ныгыта торган "ванна" ясыйбыз. Әлеге суда тырнакларны ун минут тотабыз.
Чәйнектән юшкынны бетерәбез
Лимон кислотасы белән юшкынны бетерү иң җиңел ысуллардан санала. Моның өчен дүрт аш кашыгы лимон кислотасын бер литр суга салабыз. Әгәр лимон кислотасы юк икән, ярты лимон кулланырга була. Лимон кислотасы белән су кайнаткач, суынганын көтегез. Аннан юып төшерегез. Чәйнекне чайкаткач, чиста су белән янәдән кайнатып түгәргә кирәк.
Суыткычны чистартабыз
Лимон кабыгын кайтанабыз. Кайнатманы сөзеп, әлеге су белән суыткычны юабыз. Суыткычтан тәмле ис килеп торыр. Шулай ук лимон кисәкләрен суыткычка да куярга була.
Җиләк-җимешләрне саклыйбыз
Әгәр кисеп куйган җиләк-җимешләрне каралмасын дисәгез, аларның өстенә лимон согы сибегез.
Сантехниканы чистартабыз
Губкага лимон согы сыгабыз. Шуның белән раковинаны юабыз.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз