Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лилия Галимова: Татарстан дүрт көнлек эш атнасына күчәргә әзер түгел

Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертү идеясен карарга тәкъдим итте.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Дүрт көнлек эш атнасын кертү мәсьәләсе тирәнтен анализ ясауны һәм фикер алышулар таләп итә. Шуннан соң гына инициатива Татарстанда каралырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бу тема тирәнтен анализлауга лаек дип саныйбыз. Билгеле булганча, Россия Хезмәт министрлыгы моның ничек булырга тиешлеге турында соңгы күзаллауны формалаштырмады әле. Шуңа күрә атнага дүрт көн эшләү турында карар кабул итмәдек», – диде Лилия Галимова.

«Бу мәсьәлә буенча фикер алышу бара һәм тирәнтен анализлауны таләп итә. Идея бар, әмма хәзер практик һәм икътисади яктан аны анализларга кирәк», - дип өстәде ул.

  • Элегрәк Россия Бәйсез профсоюзлар Федерациясе Россиядә дүрт көнлек эш атнасы кертү идеясен карарга тәкъдим иткән иде. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Хезмәт министрлыгына 30 сентябрьгә кадәр кыскартылган эш атнасына күчү перспективалары турында үз позициясен эшләп бетерергә кушты. 

 

 

Фото: пресс-служба президента РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев