Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үлгән балалар өчен кем җавап бирәчәк?

Коточкыч фаҗига... 64 кешенең гомере өзелде… Күбесе балалар... Әле бу рәсми мәгълүматлар. Ә чынлыкта күпме?

25 март көнне Кемерово шәһәренең "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә чыккан янгын - андагы җитәкчеләрнең сансызлыгы, эшмәкәрнең, сәүдә йортында тәртип оештыручыларның мәнсезлеге. Сәүдә үзәкләре беренче тапкыр гына янмый бит инде. Казанның "Адмирал"ына да әллә ни күп вакыт үтмәгән әле. Сабак алмаганбыз. Монысы тагын да яманрак, күпләп балаларның үлүе - бу инде икенче Бесланга тиң.

Янгын чыккан вакытта төшерелгән видеоны карасаң, чәчләр үрә торырлык. Ут дөрт итеп кабынып та китә һәм мизгел эчендә бинага кап-кара төтен тула. Халык кая барырга белмичә арлы-бирле чабыша башлый. Поролоннан ясалган уен мәйданчыклары бензин сипкән кебек яна. Балалар мәйданчыклары ник шундый тиз яна торган материалдан эшләнгән? Запас ишекләрнең ни өчен берсен дә ача алмаганнар? Кешеләр тончыгып үлмәс өчен өченче каттагы тәрәзәдән сикергән: ни өчен янгыннан качу баскычлары булмаган? Сораулар күп.

Фаҗига урынына килгән Владимир Путин барында тикшерү комитеты җитәкчесе: "Янгын сигнализациясе 19 марттан бирле эшләмәгән. Беркем дә төзәтергә алынмаган..." - диде. Сәүдә йорты, бер атна буе куркынычсызлык кагыйдәсен бозып, һаман эшләгән, балалар кабул итүен дәвам иткән.
Сакчылар ни сәбәпледер халыкның юлына аркылы төшкән, кайбер ишекләрдән кертмәгән, чыгармаган. Сәүдә үзәгендә булып, исән калган кешеләр, менә ниләр яза: "Кинозалда утырганда кинәт залның ишге ачылып китте. Тыштан кычкыралар: "Янабыз, янабыз!" Баламны җитәкләп ишеккә йөгердем. Кинозал әле эшләп калды. Бернинди янгын сигналы тавышы ишетелми. Халык өере белән ишеккә ыргылды. Икенче ишекне беркем дә ачмады. Чыгасы ишекнең дә берсен генә ачып тордылар. Холл кап-кара, икенче кинозал, уен мәйданчыгы төтенгә капланган, берни күренми. Сулап булмый. Баскычка таба йөгердек. Анда инде халык һафага бирелгән, этешә-төртешә аска төшәләр. Балалар акыра, елыйлар. Олылар балалар өстеннән этә-таптый чабалар. Баскычтан төшкәндә шулай ук паника кубып алды. Ирләр тынычландырырга тырышты: "Ашыкмагыз. Сабыр. Барыбыз да төшеп өлгерәчәкбез". Кемдер егылды, аны шундык тартып торгыздылар. Кайсыдыр: "Өченче катта залда минем балалар калды!" - дип каравыл кычкыра... Ирем идәндә яткан бер башлыкны табып алып, шуны юешләп кире менмәкче иде, әмма анда керә торган түгел иде инде. Төтен бөтен сулышны буа. Шунда сакчы янына килеп, противогаз сорадык. Ул кулларын селкеп, "берни белмим бит" ди. Залда калган балаларны инде берничек тә коткарып булмый иде..."

Сакчыларның булдыксызлыгы Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин тарафыннан да телгә алына: "Янгын чыгу турында халыкка җиткерү системасы эшләгән килеш, сакчы никтер аны кабызмаган. Моңа берничек тә аңлатма биреп булмый. Ниндидер булдыксыз кеше".

Янгын чыгуда төп сәбәпләрнең берсе - электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килү. Аңлы рәвештә ут төрткәннәр, дигән фараз да тикшерелә.
Социаль челтәрләр аша таралган аудиоларны тыңласаң тәннәр чымырдый, йөрәк кысыла: автобус тутырып балалар мәетләре кайта..

Үлгән балалар өчен кем җавап бирәчәк? Владимир Путин: "Фаҗигага катнашы булган барлык түрәләр дә җаваплылыкка тартылырга тиеш", - диде. Кемерово халкы 27 март көнне урамга митингка чыкты. Аларның төп таләпләре: ничә кеше үлгәнен ялганламыйча әйттерү, төбәк губернаторы Аман Тулеев белән Кемерево өлкәсе хакимиятендәгеләрне эштән алдыру.

  • Фото - интернет-газета "Знак"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев