Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әлфия Авзалова турында мемуар язылачак

Әлфия Авзалова турында мемуар язылачак. Аның бер өлешен Хәния Фәрхи язырга тиеш булган… //Акчарлак// - Зөлфия, Әлфия Авзалова ниндиерәк әни иде? Ул бит гел гастрольләрдә йөргән. Сез аны һәрвакыт сагынып көткәнсездер? - Гел сагындык, көттек. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни, балалар өчен иң яхшы әби иде. - Сез театр...

Әлфия Авзалова турында мемуар язылачак. Аның бер өлешен Хәния Фәрхи язырга тиеш булган… //Акчарлак//

- Зөлфия, Әлфия Авзалова ниндиерәк әни иде? Ул бит гел гастрольләрдә йөргән. Сез аны һәрвакыт сагынып көткәнсездер?

- Гел сагындык, көттек. Безнең өчен дөньядагы иң яхшы әни, балалар өчен иң яхшы әби иде.

- Сез театр училищесында укыдыгыз бит?

- Әйе.

- Ни өчен актриса яки җырчы булмадыгыз?

- Белмим. Башта әнинең теләге булмады. Соңрак: "Пенсиягә чыккач үзең кара… Синең, әлбәттә, андый талантың юк", - диде.

- Җырлатты бит ул сезне…

- Җырлатуын җырлатты. Минем җырлавым аңа бик ошый иде. Әмма: "Йә минем кебек йолдыз бул, йә бөтенләй җырлап йөрмә", - диде.

  • Әлфия апа балалары янәшәсендә

- Америкага китүегез ничек булды?

- Без анда эшләдек. Ирем Америкада сәүдә буенча Татарстан илчесе иде. Мин башта балаларны, аннан оныкларны карадым. Хәзерге көндә 4 оныгым бар, Аллага шөкер.

- Ә хәзер ни өчен Татарстанга кайттыгыз?

Реклама

- Командировкабыз бетте. Ике елдан артык инде Казанда торабыз.

- Әлфия апа турында мемуарлар язарга телисез икән. Ул эшне ничек башлыйсыз? Материалларны каян табасыз?

- Русча әйткәндә, "С миру по нитке" җыячакбыз. Без - балалары, гаиләсе үзебез белгәннәрне сөйлиячәкбез. Аннан инде дуслары, артистлар сөйлиячәк. Менә, Хәния дә мемуарның берәр бүлеген язар дип уйлаган идек, килеп чыкмады бит… Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында.

- Ул мемуарларны язганда берәр язучы ярдәм итәчәкме сезгә?

- Әйе. Батулла абый, башкалар…

- Балаларыгыз ни белән шөгыльләнә?

- Кечкенә кызым Мәскәүдә, олысы - Америкада.

ГАБДЕРӘХИМ

Фотолар «Акчарлак» газетасы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев