Саба ТВ

Әлфия Авзалова белән хушлашу УРЫНЫ һәм ВАКЫТЫ билгеле булды

ТАССРның атказанган, халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова бүген төнлә бакыйлыкка күчте. Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия апаның хәле кичә начарайган. Аңа 84 яшь иде.

Әлфия Авзалова белән хушлашу шимбә көнне, 17 июньдә, Казанның Павлюхин урамы 73 йорт адресы буенча Татар дәүләт филармониясендә узачак. 8:30да мәрхүмәнең җәсәде сәхнәгә чыгарылып, 10:00да хушлашу мәрәсиме башланачак.

Легендабыз Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнәчәк.

http://shahrikazan.com

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: