Саба дулкыннары

Әлфис Кыямовның хатыны Рәзимә ханым: “Әлфискә бозымны безгә якын кешеләр ясады”

Әлфис Кыямовның үлүенә 8 февраль 15 ел булачак. Менә үткән вакыт, әйеме? Ничә еллар үтсә дә, әлеге шәхес әле дә хәтердә. Аның “Кил син, үзең кил”, “Сылукай”, “Шомырт бәйләме” җырлары һаман да популяр. Нинди кеше иде икән ул Әлфис Кыямов? Әлфис абыйның хатыны Рәзимә апа, тол калгач, ике баласын нинди юллар белән аякка бастырган? Бу һәм башка сорауларга Рәзимә апа үзе җавап бирде.

“Сәгать иртәнге дүрттә торып, урам себереп, идән юа идем”
 
- Рәзимә апа, Әлфис абый белән очрашу тарихын сөйләп үтегезче. Әңгәмәбезне шуннан башлыйк әле.
- Үзем тумышым белән Саба районы Елыш авылыннан, Әлфис исә – Башкортстанның Борай районы Бакалы авылыннан. Без икебез дә Казанга мәдәният институтына укырга кердек. Мин хореография факультетына кердем, ә ул оркестр бүлегендә укыды. Ике ел дәвамында ул мине, мин аны күрмәдек. Ике ел укыгач, Әлфис безнең күрше авылга минем туганымның туена баянчы-җырчы булып кайткан иде. Шушы мәҗлестә без таныштык та.
 
 
- Әлфис абыйның кайсы сыйфатына беренчеләрдән булып күзегез төште?
- Кызык булыр, тик дөресе: иң беренче Әлфиснең ап-ак тешләренә төште күзем. Ишектән килеп керде, авызы ерык, тешләре тип-тигез. Гел елмаеп торуы биләп алды, тәнемнән ток үткән кебек булды хәтта.
 
- Алга таба мөнәсәбәтләрегез ничек дәвам итте?
- Каникуллар вакытында таныштык без. Шушы каникулның тизрәк бетүен көттем, белсәң. Уку башлангач, очрашып йөри башладык. Киноларга йөрдек, кафеларга бардык. 1,5 ел ярымнан соң өйләнешергә тәвәклләдек.
 
- Нинди егет иде ул? Сезне үзенә ничек каратты?
- Баянда уйнавын бик ярата идем. Әлфис мине моңлылыгы белән үзенеке итте. Ул тыныч һәм йомшак иде. Лекцияләр тәмамлангач, каядыр кереп ашый идек, аннары билетлар калса, кинога бара идек. Элек телефоннар юк иде бит. Шуны гына әйтә алам: бара идем, каршы килеп тормый идем. Мәрхәмәтле булып исемдә калды. Ул урамда акча сорап утыручыга үзенең соңгы акчасын да бирә ала иде.
 
 
- Йөргән вакытны исегездә калган бүләк нинди иде? Сезгә атап җырлар җырладымы?
- Миңа атап кына җырланган җыры булмагандыр, тик мин ни өчендер һәрбер җырын үземәдер дип уйлый идем. Сәгать бүләк иткән иде ул миңа. Аның артында “Кадерле Рәзимәмә” дип язылган иде. Әле датасы да бар иде – туган көнемә бүләк итте. Әлеге бүләкне һаман да саклап киләм.
 
- Ничек өйләнешергә тәкъдим ясады?
- Хәзерге яшьләр кебек тезләнеп тормады инде. Утырып бер сөйләштек, аңлаштык та, туй көнен билгеләдек. Вакыты да җиткән иде инде. Башта ул мине үз ягына алып кайтты, соңыннан мин аны әти-әнием белән таныштырдым. Уртак телне ике як та тиз тапты. 
 
Мине җылы каршы алуларын һаман да хәтерлим. Дулкынлануым да исемдә. Юл буе ничегрәк кабул итәрләр, үземне ничегрәк тотыйм икән дип уйлап кайттым.
 
- Туегыз ничек үтте?
- Туй Әлфисләр ягында үтте. Өч көн бәйрәм иттек. Ул Борай районының матурлыгы, саф һавасы ни тора! Туебыз күңелле үтте дип әйтә алам. Миңа ошаган иде.
 
- Гаилә коргач, кайда яши башладыгыз?
- Тулай торакта яшәдек. Бүлмә алыр өчен кайсыбыздыр идән юды, кайсыбыздыр урам себерүче булып эшләде. Икебез дә студент идек. Тулак торакта яшәгәндә, кызыбыз Айгөл туды. Әлфис гастрольләргә киткәч, сәгать иртәнге дүрттә торып, Айгөлне бүлмәдә үзен генә калдырып, урам себерә идем. Соңыннан идәннәрне юа идем.
 
- Бай яшәдегезме?
- Начар яшәдек дип әйтә алмыйм. Үзебезгә-үзебез эшли идек. Әти-әниләр дә булышты. Авыр чаклар да булды, тик без бердәм булгач, җиңдек. Яши торгач, фатир да ала алдык. Әлфис “Ленин исемендәге мәдәният йорты”на баянчы-җырчы булып эшкә керде, мин мәктәптә бию түгәрәген алып бардым. Бар булган акчабыз үзебезнеке иде.
 
“Әлфисне ике елдан үләчәксең дип кайтарып җибәрделәр”
 
- Әлфис абый ачулы чагында нинди иде?
- Ачулы чагын хәтерләмим. Йомшак кеше иде. Без талашып яшәмәдек. Бер караштан аңлый идек бер-беребезне. Проблемаларны да бергә чишә идек.
 
- Яхшы гына яшәп килгәндә, чир барлыкка килә. Әлфис абый озак газапландымы?
- Юк, озак түгел. Ул беркайчанда урын өстендә ятмады. Бу җирем авырта, теге җирем авырта дип зарланмады да. Больницага йөрергә, дарулар эчәргә, гомумән, яратмый иде. 
 
2002 елны Әлфисне бер әбигә җибәргән идем. Ул әби күрәзәче иде. Әлфисне ике елдан соң үләчәксең дип кайтарып җибәргән. Әлфис кайтты да, шулай дип юравын әйтте. Һәм онытты да кебек ул аны. Менә үләр көнемә шул чаклы көн калды дип санап йөрмәде. Төшенкелеккә бирелеп утыручы түгел иде ул. Ә мин әлеге датаны истә калдырдым. Нәкъ ике ел үткәч, 8 февраль Әлфис үлде.
 
 
- Диагнозы нинди иде?
- Табибларга баргач, анализларының начар булмавын әйттеләр. Бәлки Әлфис миңа гына белдермәгәндер, анысын тәгаен әйтә алмыйм. Кисәк кенә авырып китте. Бөерләре “отказ” бирде. Үлгән көнендә ятып кына тормады. Хәленең начарлануын сизсә дә, бирешмәде. Кичкә таба гына урын өстенә ятты һәм башка тормады. 8 февраль Әлфиснең үлүенә 15 ел була.
 
- Васыяте бар идеме? Үтәдегезме?
- “Мине авылга алып кайтып җирләгез”, - дип йөри иде. Нигә алай дип әйтәсең дип ачулана идем. “Әйтүнең зыяны юк бит, әйтеп кенә куям”, - дип җавап кайтара иде. Үлгәч үк автобуслар белән Башкортстанга алып кайтып киттек. Минзәлә якларында адаштык, шуңа күрә көндезге унике сәгатьтә юлга чыгып, иртәнге дүртләрдә генә кайтып җиткән идек. Буран котыра гына иде.
 
- Үләчәген сизә идегезме?
- Хәтерлим: бер ничә ай кала әнием төш күргән иде. Әни бер сандугач, сайрады-сайрады да, аска очып төшеп үлде дип сөйләде. Әлфиснең әнисе төшендә аны тупсага менеп, артка ауды дип күргән. Шуңа юраган идек инде...
 
- Үлүенә күңелегез барыбер ышанмагандыр?
- Ул үлгәч, мин аның юклыгына ышанмадым. Гастрольләргә генә киткән дип уйлый идем. Өйгә кайткач, машинасы белән гел бер җирдә туктый иде. Мин, гадәттәгечә, ашарга пешергәндә, шул җиргә карый идем. Менә кайтып керер төсле иде...
 
- Алга таба яшәргә көч кайдан таптыгыз? Кемнәр булышты сезгә?
- Әлфис үлгәч, үзем дә йөрмәслек хәлдә булдым. Җиде ай урын өстендә яттым. Кеше сүзе мине екты дип әйтә алам. Кызым белән улым мине ашаттылар, эчерттеләр. Бернәрсә дә эшли алмый идем. Газиз ике балам мине аягыма бастырды. Бармаган кешем калмады. Украинага да барып җиттем хәтта. Әбиләргә дә йөрештердем. Алар сүзләренчә, безнең гаиләгә бозым ясатылган булган. Мәчет тә бик булышты дип әйтә алам.
 
- Бозым турында төгәлрәк сөйләп үтсәгезче. Дәлилләр бар идеме?
- Әлфисне бозым белән китте дип әйтә алам. Әлфис үлгәч, өйдә безгә таныш булмаган әйберләр таптым. Мәсәлән, Әлфис йоклаган мендәрдән каты бер йомгак тапкан идем. 10 тиенле акчалар, инәләр, эләктергечләр (булавка) дә очрады.
 
- Кемнәр ясады икән әлеге бозымны?
- Безгә якын кешеләр дип беләм. Кем икәннәрен әйтәсем килми. Ходай бар, алар үзләре хәзер үкенәләрдер.
 
- Әлфис абый төшегезгә еш керәме?
- Үлгәч, бер ел керде, соңыннан кергәне булмады. Документ эше белән йөргәндә, төшкә кереп, киңәшләр бирде. Аның белән бәйле булган соңгы төшләремнең берсе мондыйрак иде: минем муеныма ниндидер бер әйбер кидерткән иде. “Бу сиңа гомер буеңа кирәк булачак. Мин инде бөтенләйгә китәм”, - дигән сүзләрен хәтерлим.
 
 
“Алдагы тормышта кияүгә чыгар идем”
 
- Белүемчә, сез әлегә һаман да кияүдә түгел. Әлфис абый кебекне табып булмады әллә?
- Әлфис кебекләр юктыр да инде ул. Балалар өчен яшәдем, үзем турында уйларга вакытым да юк иде. Озак вакыт эчендә үземне кулга ала алмадым.
 
- Хәзер Аллага шөкер сәламәтлегегез бар. Бәлки әле соң түгелдер?
- Соң түгелдер дип уйлыйм. Кем белә, бәлки яхшы кеше килеп чыгар. Хыялымда гаилә кору бар. Балалар да бер дә каршы түгел.
 
- Бүген якын кешегез бармы?
- Юк, әлегә андыйлар юк. Шулай да өметем бер дә сүнмәгән. Аякта йөрим, эшлим. Бәлки, менә сезнең чыганагыгыз аша миңа яр табылыр(көлә).
 
Без сөйләшкәндә, яныбызда Әлфис Кыямовның кызы Айгөл утыра иде. Ул әлеге сорауга тукталгач: “Әллә кайчан инде әнинең берәр кем белән кавышуын телим. Аның өчен бик бәхетле булыр идем. Әниемнең картлык көнендә бергә утырып чәй эчәр кешесе булсын иде”, - дип өстәде.
 
 
 
Әлфис Кыямовның "Кил син, кил син" җыры
 
Башкача атамалары: "Сине көтәм", "Әле дә соң түгел"
 
Алмаз Хәмзин сүзләре, Рөстәм Вәлиев көе

Менә тагын көзләр җитте,
Менә тагын яфрак коела.
Салкын көзнең сары төсе
Сагыш сала, күңел боега.
Кайдан сине эзлим икән,
Кошлар белән китим микән?
Иңнәремдә талмас җилкән,
Юлларымда сары чирәм.

Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам, шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел.

Көзге тойгы салкын җилдән
Өшегәнме әллә боегып?
Син яшәгәч, яшим мин дә,
Күңел белән сиңа сыенып.

Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам, шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел.

Тәрәзәдән карыйм тышка,
Көз җыена тагын кышка.
Өметемне юкка баглыйм,
Быелгы көз үтәр бушка.

Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам, шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел.

 

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Рәзинә Кыямованың гаилә архивыннан, Александр Эшкинин

https://intertat.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: