Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лейнаның интернетны шаулаткан җыры турында Рифат Зарипов, Булат Нигъмәтуллин, Лилия Хәйруллина ни уйлый?

7 июль көнне Казанның Горки-Әмәт урман паркында «Болгар радиосы»ның ачык һавада узган концертында танылган җырчылар Рифат Зарипов, Булат Нигъмәтуллин һәм Лилия Хәйруллина Лейнаның “Малай на белом Барсе” исемле җырына карата “Tatar Today”га үз фикерләрен җиткерде.

Рифат Лейнаның русча-татарча җырын начармы яки яхшымы димәде, конкрет җаваптан читләшеп, үзенең хөкемдар булмавын белдерде.

– Русча-татарча җырны кирәк дип санасалар, кирәктер инде, мин хөкемдар түгел. Әгәр минем стильгә туры килә, әгәр халык ярата икән, халыкка кирәк икән, нишләп җырламаска, — диде ул.

Булат Нигъмәтуллин уйлавынча, әлеге җыр кызык уйлап табарга кирәк булганга язылган.

– Бу җыр безне русча сөйләшүчеләр арасында популярлаштыра, чөнки үзегез беләсез, татарларның күбесе татар телен белми, шуңа күрә алар кызыксынып тыңлый башлыйлар. Катнаш булса булсын, барыбер Татарстан турында бит. Үзем шундый җырларны җырлар идемме, аны әйтеп булмый. Минем тыңлаучылар 18-56 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр дә бар, — ди җырчы.

 

Лилия Хәйруллина да интернетны шаулаткан әлеге җыр турында фикерен үзенчә аңлатырга тырышты. Шаян, яшь кешеләргә мондый җырларны яздыруның гаебе юклыгын әйтте.

– Һәр кешенең үз стиле булырга тиеш. Әгәр синең зур шәхес буласың килә икән, әлбәттә, алай көлеп җырларга кирәкми, культурага игътибар бирергә, халык җырларын, классик җырларны өйрәнергә кирәк. Мин русча-татарча җырны башкарыр идем, бәлки, ләкин андый шаянлыкның чиге булырга, текст яхшы булырга тиеш. Әгәр дә инде культура кысаларында икән, тексты да, музыкасы да матур икән, нигә җырламаска, яшьләргә дә бит нәрсәдер тыңларга кирәк, — дип сөйләде Лилия Хәйруллина.

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев