Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лесхоз бистәсендә Татарастан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов Кырым наратын утыртты.

Агач утырту, табигатьне саклау безнең киләчәк буынга тапшыра торган зур мирасыбыз. Бүген Лесхоз бистәсендә күңелле вакыйга булды. Татарастан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов Кырым наратын утыртты.

Фото: Илдус Әхмәтгалиев

 

Ул гади агач түгел, Кырым җирендә орлыктан үстерелгән нарат. Кырым республикасының Россиягә кушылуына 10 ел тулуга багышлап бер-ничә төп агач Россия өлкәләре буйлап таратылган.

Фото: Илдус Әхмәтгалиев

 

Шуның берсе безнең Саба җирендә үсәчәк. Үсентене дендрология бакчасының оранжереясына утырттылар. Киләчәктә ул урманчыларның күзәтү, тәрбиясендә үсәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев