Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лесхоз интернат-йортында өмә

Узган ял көннәрендә Лесхоз интернат-йорты хезмәткәрләре кышкы чордан соң территорияне чистартуда актив катнаштылар. Язгы өмә үткәрү совет чорыннан бирле сакланып калган күркәм традиция.

Чара учреждение янындагы территорияне җыештыру белән башланып китте. Искиткеч һава торышы күтәренке кәеф һәм эшкә сәләтле булуга ярдәм итте. Барысы бергә территорияне чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар, агачлар һәм бордюрлар агартылды.

Өмә бик җанлы һәм актив узды. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, ә интернат - йортның чиста, карап торылган территориясе күзләрне сөендерә.

 

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев