Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе

Лесхоз интернат-йортында хезмәт терапиясе буенча чаралар үткәрелде. Интернатның ярдәмче хуҗалыгы шактый зур. Яшәүчеләр зур теләк белән уңыш җыюда катнаштылар. Парникларда иртә яздан чәчәкләр, яшелчә һәм беренче яшел тәмләткечләр үсентеләре үстерелә.

Яшелчәчелек һәм чәчәк үстерү буенча барлык эшләргә интернатта яшәүчеләр җәлеп ителә. Барысы да бердәм һәм рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки хезмәт терапиясе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз әһәмиятен һәм кирәклеген тоярга мөмкинлек бирә.

Чараның максаты - бозылган хәрәкәт итү функцияләрен, хезмәт операцияләрен башкарганда эшкә сәләтлелек функцияләрен торгызу. Моның ярдәмендә мускуллар массасы, буыннарда хәрәкәтчәнлек торгызыла һәм яхшыра, кан әйләнеше нормага килә, организм үзенең кыскартылган мөмкинлекләрен куллануга яраклаштыра.

 

Реклама

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев