Саба дулкыннары

Лесхоз өчен тавыш бирик

Татарстанда республиканың 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башлана. Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Легендар брендларга теләге  булган  һәркем  телефоннан 100brand.ru сылтамасы белән кереп тавыш бирә ала.  Чара тәмамлангач,  гасырлык тарихы булган 100 иң  яхшы  бренд  ачыкланачак. Ярыш дөньякүләм һәм бөтенроссия  базарларына чыкканнарга  гына  түгел, ә  җирле  барлык  өлкәләргә: сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт,  массакүләм  мәгълүмат чараларына һәм башкаларга да кагылачак. Яраткан брендны  21  февральгә  кадәр хупларга була.  Брендның  “Авыл һәм  урман хуҗалыгы” бүлегендә Саба урман хуҗалыгы да бар.  Райондашларыбызны аның өчен тавыш  бирергә чакырабыз. 

 

Сылтама: 100brand.ru

Фото: скриншот сайта

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: