Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үлеп терелгән хатынның бала табу тарихы: "Мунчадагы пар сыман ак томан күрдем"

25 яшендә клиник үлем кичергән Казан кызы Екатерина Нетужилина өченче тапкыр әни булды. Гәрчә өченче мәртәбә бала табу үзе өчен куркыныч булса да, ул шушы адымга җөрьәт иткән. Хәер, якты дөньяга туарга дип Ходайдан яратылган җан тумый калмый. Курку белмәс, тормышка гашыйк Катя гомере кыл өстендә булган мизгелләрне күңелендә яңартып, “Интертат”ка сөйләде.

"Күзне йомсам, үләм дигән курку булды"

2011 елда икенче баласын көткәндә, Катя бик нык грипп белән авырый, өстәвенә йөклелек чорында озакка сузылган стресс эзсез узмый. Бу вакытта аңа 25 яшь була. Икенче бала табып, аның мес-мес тавышларына ләззәтләнү насыйп булмый аңа. Нарасыеннан аерылып, 1,5 ай хастаханәдә ятарга туры килә. Яңа туган сабыйны әбисе - әтисенең әнисе карап тора. 2 нче төркем инвалидлык бирелгәч, Катя интерваллар белән янә бер еллап хастаханәдә дәвалана. Гомере өчен көрәш бик катлаулы була.

– Икенче баламны үзем җиңел генә таптым. Шуннан соң башланды барысы да. Стресс балага зыян китермәсә дә, минем йөрәкне ашаган. Выпискадан соң өйгә кайттым, хәлсез идем, тырнаклар, иреннәр зәңгәр иде хәтта, тын кысылды, бик каты ютәл борчыды, хәтта сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттем. Үпкә ялкынсынган булып чыкты. Үпкәләр бик тиз, берничә сәгать эчендә кабара икән. 

Мин роддомда табибларга мөрәҗәгать иткән идем, табиблар, “бала тапкач, үпкәләр шулай урынына кайта, шуңа йөткертә” дигән иделәр. Шулай итеп, өйдә үзем ашыгыч ярдәм чакырдым, 12 нче хастаханәгә илттеләр. Аннары җитдирәк ярдәм кирәк булгач, РКБ га аритмология бүлеге реанимациясенә күчерделәр. Монда йөрәкнең җиткелекле эшләмәве, кардиомиопатия, ягъни, йөрәк ялкынсынуы диагнозы куелды. Пульс шулкадәр югары иде, йөрәк тибеше 200 гә кадәр җитә иде, - дип сөйләде Катя газаплары турында.

Бу әле җәфаларның башы гына булган икән. Соңрак 1,5 ай эчендә Катя ике тапкыр клиник үлемгә дучар була. Вакыйга болайрак була.

– Мин РКБдан берничә көнгә өйгә җибәрүләрен сорадым, чөнки мин аерылган идем, ә бала теркәлмәгән, “һавада эленеп тора”. Теләсә кайсы вакытта үлеп китә алуымны аңлый идем. Мине башта җибәрергә теләмәделәр, чөнки гомеремә зур куркыныч яный иде, бик күп даруларда утырдым. Баланы теркәгәч, хастаханәгә кире кайттым. Палатада караватка килеп кенә утырган идем, ярты сәгать узгандырмы-юктырмы, йөрәк туктаган һәм башым белән батареяга бәрелгәнмен. Әле дә ярый палатадагы хатын шундук ишетеп алган. Аның тиз арада табибларны чакыруы булышты – миңа гомерне кайтардылар. Мин: “Катя, Катя...” - дип дәшүләрен ишеттем. Мине дәвалаучы табиб булган икән ул. Идәндә аңга килгәндә, кулга төрле приборлар, тонометр, дефебриллятор тоташтырылган иде. Реанимациягә күчерделәр, ничек курыкканымны гомер онытасым юк. Әгәр күзне йомсам, үләм дигән курку булды. "Радиочастотная абляция" дип аталган беренче операцияне ясадылар. Анда йөрәктән аритмия, яки йөрәк ритмы бозылган урыннарын алдылар... Хәлем барыбер җиңеләймәде.

"Мунчадагы пар сыман ак томан күрдем"

Биш көннән генераль уборка вакыты иде. Мин инде тынгысыз, артык тере җан, реанимациядә торып юынып та йөрдем. “Әйдәгез, сез җыештырганда урындыкта утырып торам”, - дидем. Шунда аңымны югалтуымны аңладым. Караватның тоткасына тотынып, “башым әйләнә” дип әйтергә генә өлгердем. Монысы да клиник үлем булган. Ике очракта да мунчадагы пар сыман ак томан күрдем. Аннары идәндә айнып киттем, шул вакытта йөрәктә нык көчле авырту тойдым, бу вакытта миңа аппарат тоташтырган булганнар икән. Дефебриллятор белән йөрәккә ток разряды биргәндә, шулкадәр көчле авырту тоясың икән, - дип сөйләде Катя.

Кыска вакыт эчендә ике тапкыр йөрәге туктаган ике балалы, 25 яшьлек пациентка табибларны хафага сала. Алар фикерләшеп, йөрәгенә имплант куярга карар кыла. Бер тәүлек эчендә кардиовертер-дефебриллятор куяр өчен дәүләттән 1 млн сум акча күчерелә. Йөрәк ритмы белән идарә итүгә көйләнгән бу җиһазны “икенче йөрәк” дияргә дә була.

"Хәлем җайланмагач, ояла идем"

– Дөресен әйткәндә, миңа оят булды. Һаман дәвалыйлар, ә хәлем рәтләнмәгәч, ояла идем. Икенче көнне үк кардиовертер-дефебрилляторны куйдылар. Ул наркозсыз урнаштырыла икән. Дефебрилляторны тоташтырганда, операция өстәлендә үк бер тапкыр эшләп китте, йөрәкне ток сукты. Мине кулымнан тотып торган анестезиолог белән өстәлдән сикереп куйдым хәтта. Боларны беркемгә күрергә язмасын! Алга таба табиблар мөмкин булган барысын да эшләделәр. Һәм шуны әйтәсем килә – барысы да бушлай! Дәваланган вакыт эчендә нибары ике шоколад бүләк иттем. Башка шәһәрләрдән дә профессорлар килеп, консилиум җыеп, мине дәвалау турында фикер алыштылар.

"Ирләргә үпкә йөртү - йөрәккә бәрә торган нәрсә"

Екатерина “Интертат”ка сөйләгәнчә, аякка басар өчен аңа психотерапия дә бик ярдәм иткән.

– Минем әни дә энергетик практикумнар ясый. 25 яшьтә ул да гриппттан соң клиник үлем кичергән булган, аннары өченче баласын тапкан. Нәселдән килә бу бездә. Ә әнинең әнисе - әбием 25 яшьтә, әнигә 2 яшь вакытта үлгән. Ә әбиемнең әнисе турында мәгълүматны белмим. Безнең нәселдә хатын-кызлар 25 яшьтә я үлем, я клиник үлемгә дучар була. Реанимациядә вакыт күп иде, шулай итеп мин психотерапия бушладым, ягъни үземне камилләштерә башладым. Кемгә үпкәләгән булсам, шуларны кичердем, бигрәк тә ирләрне. Ирләргә үпкә йөртү йөрәккә бәрә торган нәрсә. Шулай әкренләп терелә башладым. 1,5 см га зурайган йөрәк үз үлчәмнәренә кайтты, бөтен функцияләре торгызылды. Моңа ышанмаслык, чөнки 100 процент очракның 5 процент өлешендә генә бу мөмкин икән, бу үлемгә китерә торган чир. Яшисем бик килә иде, ниндидер могҗиза белән шулай исән калдым, - ди ул.

Клиник үлемнән соң Катяның дөньяга карашы да үзгәргән.

– Шушы авыртулардан соң элек мөһим тоелган вак-төякләргә исем китми башлады, кешеләрдә үзем турында яхшы фикер калдырырга омтылу, күз төшәрлек кием кию – болар хәзер шундый пүчтәккә әйләнде. Миңа күңел кичерешләрем, кешеләргә җылылык бирә алуым әһәмиятле була башлады. Дөресен генә әйткәндә, күпме яшәяәчәгемне әйтмәделәр дә. Көненә өчәр тапкыр әллә ничәшәр дару эчәргә куштылар. Мин табиблардан “гомер буе шушы даруларны эчәсе буламы әллә миңа” дип гаҗәпләнеп сорагач, алар кызгану белән елмаеп, “картлыкка кадәр яшәрмен дип уйлыйсыңмы” дип тә әйттеләр. Гомер буе диюем бик әз генә вакыт та булуы бик ихтимал иде... – дип хатирәләрен яңарта Катя.

"Беренче иремне гафу иттем"

Икенче баласын көткәндә, йөклелегенең 9 ае дәвамында стресста булуына ире сәбәпче булуын әйтте Катя.

– Ул миңа кул да күтәрде, нервларны шактый ашады, бәлки, болар күңелдән беркайчан юылмас та, тик мин аны гафу иттем. Беренче иремә үпкәләмим. Уртак балалар булгач, әйбәт кенә аралашабыз. Балаларны каяндыр алып кайта, илтү кирәк булганда, булыша. Баланы аласыңмы, кайтарасыңмы дип язышабыз. Ул эчә, шуңа күрә тормыш та барып чыкмады. Үз өлкәсендә бик яхшы белгеч булса да, эчкечелеккә бирешүчән. Аек булганда ул бик әйбәт әти, аңа зарым юк. Исерек вакытта безне борчымый, - диде.

"Мине бәхетле итәрдәй кешене очраттым"

Беренче ире белән тормышы чәлпәрәмә килсә дә, Катя берничә елдан үзен бәхетле итәрдәй кешене очрата. Уртак бала табарга телиләр.

– Костя белән 2013 елда таныштык. Янәшә эшли идек. Өч ел очрашкач, тәкъдим ясады. Константин молодец, барысын да дөрес аңлый. Мин аңа ышандырырлык итеп әйттем – ул минем бердәнбер сөйгән кешем, ә беренче ирем белән бары тик балалар гына бәйләп тора. Беренче иремне яраттым дип тә әйтә алмыйм хәтта, ул мине яратты, ә хәзерге иремә мин чынлап торып гашыйк. Константин олы балаларым белән дә әйбәт мөнәсәбәттә. Алар аңа “әти” дип эндәшә, үзләре шулай теләде. Үз әтиләренә дә, Костяга да “әти” диләр. Миңа шунысы ошады: Константин балаларга ялагайланып ярарга тырышмады, ә аларның мәхәббәтен холкы белән яулады. Вакытын кызганмый, аларга күңелен бирә белә.

2011 елгы михнәтләреннән соң Екатерина – табибларның даими күзәтүендә. 

– Ел саен тикшеренер өчен РКБга килеп тордым. 2017 елның сентябрендә чираттагы приемга килгәч, “ирем белән бала табарга телибез” дип әйттем. Миңа табиблар хәер-фатихасын бирде. Ноябрь азагында балага уздым. РКБ га аритмология бүлеге мөдиренә еш килергә туры килде, чөнки пульс югары иде, - ди ул.

Тик йөрәк тибеше минутына 150-160 ка кадәр күтәрелгәч, Катяга йөклелегенең 32 атнасында ук ашыгыч төстә кесарев кисеме белән операция ясарга карар кылалар.

– 25 июньдә бала 2 кг авырлык белән җитегеп бетмичә туды. Үзе сулыш алды, аннары үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырырга туры килде. Монда перинаталь үзәкнең реанимациясендә ятты. Баш мие сәламәт булды, Ходайга шөкер. Үзе мөстәкыйль сулыш ала башлаганчы дәваладылар. 8 көн узгач, 1 нче балалар хастаханәсендә авырлыгы тиешле хәлгә килгәнче ике атна яттык, тулысынча тикшерделәр.

Бала гына түгел, минем гомерне саклап калу да мөһим иде. Бала тапканнан соң, мине берәр атна реанимациягә яткырдылар. Консилиум җыйдылар, чөнки кардиомиопатия тагын кабынып китү куркынычы зур иде, - ди ул. 

"Сөтемне илтү өчен мүкәйләп диярлек бардым"

Бала тапкан ананы реанимация генә туктатып кала димени? Нарасыен ут-су кичеп тә күрергә омтыла ул. 

- Реанимация ятсам да, балага савылган сөтемне илтеп йөрттем, тууга икенче көнгә үк күкрәк сөтемне ашады. Мин – беренче, ул дүртенче катта иде. Башта креслода, аннары ярым бөкләнгән аякта үзем мүкәләдем. Бала белән икебезнең кан группасы бер булгач, ашатырга рөхсәт итүләрен ялындым һәм шуңа ирештем дә. Табиблар минем чын көрәшче, үземә дә, балага да терелергә ярдәм итәрлек көчем булуын аңлады. Хәзер мин бала тапкач, ике төрле дару эчәм. Ә йөклелек вакытында сәламәтлегемне шулай көйләдем - бернинди дарусыз үткәрергә тырыштым. Моңа РКБ табиблары һәм психотерапевт ярдәм итте. Хәзер табиблар миңа препаратларны хәзер бала имезә алырлык итеп сайладылар, - дип сөйли Катя.

"РКБ икенче өем кебек"

Екатерина Нетужилина үз тарихын сөйләгән вакытта, гомерен коткарып кына калмаган, ә өченче тапкыр әни булырга да ярдәм иткән ак халатлы фәрештәләренә ихлас күңеленнән кат-кат рәхмәт укыды.

– Мин табиблардан шулкадәр аңлау, ярдәм булыр дип көтмәгән идем. Алар белемле, тәҗрибәле табиблар гына түгел, күңел белән тоемлый белүче кешеләр. Үз туганнарына караган кебек карадылар. РКБ икенче өем кебек хәзер. Ярты елга бер аритмологларым күзәтеп тора. Бу кешеләр үз гаиләм кебек якын кешеләргә әйләнер дип башыма да китерми идем. Кайчандыр сукыр эчәгесенә операцияне кем ясаганын да белмим, ә бу очракта алай түгел – аларны юлымда очраткан өчен Аллаһы Тәгаләгә гомер буе рәхмәтле булачакмын. Палата табибым Аделина Радиковна Ватанинага да мин чиксез рәхмәтле. Ул шушы команданы җыеп, минем гомеремне саклап калыр өчен бөтен көчен куйды. Мин аңа рәхмәт сүзләре белән Сәламәтлек саклау министрлыгына хат та яздым.

Шушы хәлләр, төпчек улы дөньяга аваз салу Катяның тормышын тамырдан үзгәрткән.

– Бу дөньяда күбрәк игелек эшлисе, күңел җылысын биреп яшисе килә башлады. Төрле мәгънәсез үпкәләүләрне уйламыйм да хәзер. Тормыш мәшәкатьләре белән якыннарыңа игътибарны кичектерү ялгыш, ул вакыт килеп җитмәскә дә мөмкин. Якыннарыңның кадерен белү кирәк. Мин моны бик яхшы аңладым.

Төпчегебез Андрей олы балаларны да уңай якка үзгәртте. Алар һәр нәрсәгә җаваплырак карый башлады, мин роддомда вакытта да ирем һәрберсенә үз вазифасын билгеләп куйган. Һәркем нәрсә эшлисен төгәл белә бездә хәзер.

Бүген Катя ире Константин, 14 яшьлек улы Никита, 7 яшьлек кызы София һәм 5 айлык Андрей белән бәхетле гомер кичерә. “Мотоциклда да йөрим, самолетта очам, мунчага йөрим, йөзәм – минем нәрсәдәндер тотып калу авырдыр”, - дип сөйләде.

Республика клиник хастаханәсе табиблары Катяның гомере өчен ничек көрәшкәннәре турында сөйләде. 5 аен тутырган төпчеге Андрейны табиблар белән таныштырырга дип, Катя үзе дә ире Константин Нетужилин белән хастаханәгә килгән иде.

– Реанимациядә кулымнан тотып, “барысы да яхшы була” дидегез, моны гомерем буе истә тотачакмын, - дип мөрәҗәгать итте ул баш табибның акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары Ильмира Галимовага.

– Катяның әни булу, бала табу теләге бик көчле була. Җитди проблемалары булуга карамастан, шушы адымга бара. Эш кардиовертерда гына түгел, йөклелегендә хәтта кан китүгә кадәр бик куркыныч проблемалар килеп чыгу ихтимал иде. Без бу очракта командабыз белән тырыштык, ахыры хәерле тәмамланды. Акушер-гинеколог, кардиолог, аритмолог, анестезиолог-реаниматолог, балалар реаниматологлары белән бу эшне башкарып чыга алдык. Безнең перинаталь үзәк – авырлыклары, патологияләре булган йөклеләрне караучы бердәнбер оешма, - дип әйтте Ильмира Галимова.

РКБ ның аритмология бүлеге мөдире Сергей Еремин да аның сүзен җөпләп:

– Аның гомере өчен берникадәр курку бар иде, ләкин барыбер контрольдә тота алдык. Шөкер, барысы да уңай тәмамланды. Йөрәгенә куелган кардиовертер аппараты уңышлы гына эшли. Монысы инде икенчесе. 5 елдан 10 елга кадәр хезмәт итү срогы, аннары алмаштыру кирәк. Хәзер барысы да әйбәт. Йөрәк чире белән йөклелек – эксклюзив, елга 1-2 тапкыр булырга мөмкин, - диде.

Перинаталь үзәкнең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Алексей Евстратов әйтүенчә, йөклелеге сәламәтлегенә кагылышлы җитди проблемалары белән үрелеп барган хатын-кызлар шушында күзәтелә.

– Монда төрле белгечлек табиблары бер бригадага тупланып эшли. Пациент кан китү буенча югары риск төркеменә кереп, кинәт үлем синдромына ия иде. Без моңа әзер идек. Канны кайтара торган аппарат әзерләдек, аритмологны чакырдык. Боларны исәпкә алып, операция штат режимында үтте. 

Шунысын әйтә алам: башка бала тудыру йортында ахыры болай тәмамланмаска да мөмкин иде. Пациентка белән операциягә кадәр аралаштык. Ул “миндә клиник үлем булган иде инде, мин үлемнең нәрсә икәнен беләм, риск зур икәнен дә аңлыйм, ләкин мин сезгә ышанам, Аллаһ мине сезгә илтте” диде. Операциядән соң, “сагындыгызмы мине” дидем. “Әлбәттә” диде елмаеп. Аның да, безнең дә кәеф яхшы иде. Бик позитив, оптимист ул, - диде.

Табиб “Интертат”ка клиник үлемнән соң бала табуның бу беренче очрагы булмавын әйтте.

– Әле бер атна элек кенә диярлек клиник үлемнән соң икенче баласына йөккә узыа каны киткән бер ханым китерелде. Төрле патологияле пациентлар бик күп. 2017 елда 8 мең бала тудыру очрагының 4 меңгә якыны кесарев кисеме белән ясалды. Аның 30 проценты клиник катлаулы очраклар.

Без, үз чиратыбызда Катяның тарихы авырлыклар, киртәләр алдында тиз сынучан, төшенкелеккә тиз бирелүчән кешеләргә гыйбрәт булсын иде дигән теләктә калабыз!

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Михаил Захаров, Екатерина Нетужилина

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев