Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Леонид Якубович: «Поле чудес» — мәгънәсез уен, ахмаклык ул»

Әлеге көннәрдә «Беренче канал» турында күп сөйлиләр. Бу юлы яңалыклар Екатерина Андреева түгел, ә Леонид Якубович белән бәйле. Ул «Поле чудес» тапшыруы турында «ахмаклык» дип әйтте.

«Поле чудес» капитал-шоу тапшыруы - америка телевидениясендә бара торган «Колесо фортуны» тапшыруының күчерелмәсе. «Поле чудес»ның премьерасы 1990 елның октябрь аенда булды, һәм ул вакытта тапшыруның алып баручысы аның авторы Влад Листьев иде. Бер елдан соң тапшыруның алып баручысы булырга Леонид Якубовичны чакыралар. Ул бик озак уйлаганнан соң ризалаша.

Якубовичның, «Поле чудес» тапшыруын алып барганга, 2 абруйлы телевизион премиясе бар - 1995 һәм 1999 елгы ТЭФИ статуэткалары. Тапшыру - әле дә иң популяр булганнарның берсе.

Леонид Якубович үзе алып бара торган тапшыруга җиңелчә карый. Мәсәлән, «Сегодня вечером» («Беренче канал»да бара - ред.) тапшыруында ул, «Поле чудес» - мәгънәсез уен, ахмаклык, диде.

«Урамда XXI гасыр. Белеме булган 9 кеше 1,5-2 сәгать дәвамында бөтен ил каршында ниндидер сүзне хәрефләф уйлап утыралар - бу бит диагноз! Бервакыт катнашучылардан, сез Булгаковның кем икәнлеген беләсезме, дип сорыйм. Юк, диләр. Ә Мастер белән Маргарита турында беләсезме? Юк, диләр. Мине шаккатырырга авыр, әмма ул вакытта мин сүзсез калдым,» - дип, сөйләде Леонид Якубович.

Леонид Якубовичның мөнәсәбәте нинди генә булмасын, тапшыру тамашачылар арасында бик популяр. Мәсәлән, аны Алла Пугачова белән Максим Галкин да яратып карыйлар, ди.

«Беренче канал» үз чиратында, Леонид Якубович бу сүзләрне шаяртып әйтте һәм күбесе аны дөрес аңламады дип, аңлата.

ФотоФото: Hearst Shkulev Media LLC

https://www.msn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев