Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ленар Яшеннән "бала табучы" алимент таләп итә?!

Яшь җырчы Ленар Яшенгә кызлар ни рәвешле генә мәхәббәт аңлатмый?! Тик Ленардан бала табып, өйләнүен таләп итүчеләр юк иде әле. Җырчы исә бу хәлне кире кага, "моның булуы мөмкин түгел, чөнки ул кызны гомеремдә дә күргәнем юк", ди.


- Бар тынычлыгымны боздылар, төне буе шалтыраталар, яныйлар. "Мин синең балаңны үстерәм. Бер яшь тулды, ә син котламыйсың да!" - ди бер кыз. Башта сүзсез калдым. Аннары сөйләшә башлагач, күрешкәч, аңлашылды - ул кыз үз акылында түгел. Мин очрашып йөргән бөтен кызларны да бик әйбәт беләм, ә аны бөтенләй күргәнем юк. Көн саен, хәтта төнлә дә шалтырата. Эшләргә, ял итәргә ирек бирми, нервымны чыгара, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ленар Яшен.

Реклама


Җырчы әлеге кыздан котылу өчен аның телефон номерын кара исемлеккә керткән. "Ләкин барыбер җаен тапты, башка номерлардан шалтырата. Шуңа күрә соңгы арада телефонымны сүндереп торам. Дуслар да кайвакыт югалта", - ди Ленар.


Хәтерләсәгез, күптән түгел Ленар Яшеннең очрашып йөргән кызы белән аерылышуы турында язган идек. Бу хәбәр кызларда өмет чаткысы уяткан булса кирәк, соңгы вакытта Ленарга карата кызлардан игътибар арткан. "Мәхәббәт аңлатулар бер хәл, ләкин миннән "бала табучылар" юк иде әле. Ахыры ничек тәмамланыр?! Өйләнә алмыйм бит инде мин аңа!" - ди Ленар Яшен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев