Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үлемнән бәрәңге коткарды

Бәрәңге - безне ач үлемнән алып калган ризык. Без - сугыш чоры балалары. Әткәйләр, абыйлар бар да сугышка китеп барды. Ул вакытта халык ачлы-туклы булса да, күңел күтәренке иде. Безнең бөтен ашаган ризыгыбыз бәрәңге булды. «Бәрәңге: «Барганда алып барырмын, кайтканда миңа ышанма», - дигән, ди», кебек шаян сүзләр дә йөри...

Башымны да кыралар,

Артымны да кыралар.

Колхоз ипекәй бирмәгәч,

Минем белән торалар, - дип җырлый идек.

Ул елларда бәрәңге бик нык уңа, кочакка төяп алып керә идек. Үзебез дә ашап, мал-туарга да биргәч, язга аз кала торган иде. Гыйнвар, февраль айларында күзләрен ала башлый идек. Аны көл белән бутап, утыртканчыга кадәр саклыйбыз. Бакчаны кул белән бик яхшылап йомшартып казып, тәрбияләп утырта торган идек. Ә инде казыганда көздән калган бәрәңгеләрне (кәлҗемә) чистартып, төеп, ипекәй итеп ашый идек. Шул кәлҗемә өчен чит кешеләрнең дә бакчаларын уртакка казый торган идек.

Бер вакыйганы искә алам әле. 4нче класста укыган вакыт. Колхоз басуына әнкәйгә бәрәңге чүпләшергә баргач, бер чиләк бәрәңге алып кайтырга уйладым. Ул вакытта бер чиләк бәрәңге урлаганга 5 ел төрмә бирәләр иде. Үзем бик бәләкәй. Кайтып җитәрәк, каршыма ат белән районнан килгән вәкил (ул юл бүлеге начальнпгы Шәйхин дигән кеше иде) чыгып, мине туктатты да бәрәңгене кая алып баруымны сорады. Мин, өйгә, дигәч, мине атка утыртып, бәрәңге өеменә алып килде дә, кулыма бер капчык биреп, шунда бәрәңге тутырырга кушты. Мин тутырып бетергәч, капчыкны арбага салып, мине өйгә кадәр кайтарып, бәрәңгесен бушатып, капчыгын алып китеп барды. Менә шундый хәлләр дә булды. Безнең район Калинин районы иде. Ул кеше Әтәс авылыннан. Минем әткәем белән сугышта бергә булганнар. Бик күп еллар безнең «Ленин бүләге» колхозында уполномоченный булып эшләде.

Бәрәңге турында үзем белгәнчә бераз шигырь дә языйм әле:

Сөйгәнеңне күргән идем,

Бәрәңге ашый иде.

Бәрәңгеле кулы белән

Корсагын кашый иде.

Пешердек без бәрәңге.

Чакырдык без дусларны.

Әгәр дуслар килмәсә,

Әрәм була бәрәңге.

Мәңге яшә, бәрәңге!

И бәрәңге, бәрәңге,

Сине бик яратабыз.

Сине ашагач кына

Канәгатьлек алабыз.

Барыгызга да зур уңышлар, илләребез тыныч булсын, үзебез тазалык белән яшәсәк иде, дип теләп,

http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев