Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үлем җәзасы яңадан кертелерме?

2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.

Үлем җәзасы кертү турында бәхәсләр әледән-әле чыгып тора. Бу юлы бәхәс Саратов шәһәрендә мәктәпкә барганда югалган һәм соңыннан үле гәүдәсе табылган Лиза Киселева белән бәйле вакыйгадан соң кабат җанланып алды.

9 октябрьдә тугыз яшьлек Лиза мәктәпкә чыгып китә, әмма мәктәпкә барып җитә алмый. Кызның юлы гаражлар аша үтә. Бер тәүлек эзләгәннән соң, аның үле гәүдәсен шул гаражларның берсеннән табып алалар да. Үтерүченең дә эзенә тиз төшәләр. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән 35 яшьлек Михаил Туватин булып чыга.

Бөтен ил халкын тет­рәткән әлеге вакыйгага Дәүләт Думасы депутатлары да үзләренең фикерен җиткерде. Евгений Примаков балаларны көчләүчеләр, террорчылар, зур суммада ришвәт алучылар өчен илдә үлем җәзасын кайтартырга кирәк, дип белдерде. Ольга Алимова да аның фикерен хуплый. «Гадел Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов баланы үтерү терроризм белән бәрабәр дигән фикердә тора. Шуңа да үлем җәзасын булдыру гадел һәм үзен аклый торган хөкем, ди ул. КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов та хатын-кызлар һәм балаларның гомеренә кул салучылар бу җәза төренә лаек, ди.

Узган елны Россия тикшерүчеләре балигъ булмаганнарга карата кылынган 20642 җинаять эше ачкан.

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат булган Марат Бариев «Татар-информ»га, Россиядә җинаять­челәр өчен үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк, дип белдергән. Аныңча, кеше үтергән өчен үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе каралырга тиеш. Мин рецидивистлар өчен ярлыкау булмаска тиеш дип саныйм, дигән ул.

Илдә ел саен төрле яшьтәге 17 мең бала көчләү корбаны була.

 

Шул ук вакытта ЛДПР партиясен җитәкләүче Владимир Жириновский, дөнья тәҗрибәсе үлем җәзасының нәтиҗәле булмавын күрсәтә, дигән фикердә тора.

Реклама

– Террорчыларны бу җәза белән куркытып булмый, алар үлемгә үзләре теләп бара, ә төрмәдән, киресенчә, куркалар. Аның белән куркытып булмый. Моннан тыш, хаталардан да хали түгелбез. Маньяк Чикатилоның бер җинаяте өчен башка кешене җәзалаулары турындагы вакыйганы яхшы беләбез. Бу бердәнбер очрак түгел, – ди ул.
Кичә Ветераннар партиясе рәисе Илдар Резяпов исә балаларны көчләгән һәм үтергән өчен үлем җәзасын куллану инициативасы белән чыкты һәм аны яклауны сорап, Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итте.

2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.

Азат Гайнетдинов, «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры:

– Кеше үтереп тикшерү изоляторына яки төрмәгә эләккән җинаятьчеләрнең үз-үзләренә кул салулары турында белеп торабыз. Аннары тоткыннарның үз канун, кагыйдәләре бар. Алар балаларны көчләгән камерадашларына үз хөкем карарларын чыгара. Көчләргә, хәтта үтерергә дә мөмкиннәр. Мондый җинаять кылучыларны гомерлеккә хөкем итеп, аларны нишләп ашатып ятарга. Аларга карата үлем җәзасы кертү яклы мин. Педофилларга химик кастрация алымын кулланырга кирәк, диләр. Миңа калса, проблема – аларның башларында. Баш миләрен «төзәтергә» кирәк. 

Фото: pixabay.com

Дилбәр Гарифуллина

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев