Саба ТВ

Үлем үкенечле була диләр (ЯЗМЫШ)

Акча җитмәүчелектән бик нык изаланганнан соң, эштән китеп, яңа урынга урнаштым. Бәхетле кеше бер урында гына эшлидер ул. Яңа коллективка ияләнү, яңа җитәкчене аңлау ай-һай авыр икән. Баштарак элеккеге эш урынымны, анда калган дустым Рәйсәне сагынып, елап та алгаладым. Нишлисең, монда күбрәк түләячәкләр.

Урыс хатыны Наташа белән өстәлләребез кара-каршы тора. Ул марҗага бөтенләй охшамаган. Зур кара күзле, чем кара чәч­ле. Бик чибәр үзе. Бер ай бер бүлмәдә утырсак та эшкә кагылышлы җөмлә­ләрдән тыш, без аның бе­лән бернәрсә сөйләшмибез. Мин аның турында, ул минем турында бернәрсә белми. Утырып бергә чәй эчү турында әйткән дә юк. Ашханәгә дә аерым йөрибез. Бу коллективка килүемә мин инде үкенә дә башладым.

 
Беркөнне бирелеп, компьютерга нык текәлеп эш­ләп утырганда Наташаның телефоны чылтырады. Бу коллективта шундый закон — кесә телефоныннан коридорга чыгып сөйләшү. Кире кергәндә күзләре яшьләнгән иде Наташаның. Алай гына да түгел, ул өстәлгә капланып елый ук башлады.
 
Мин янына килеп:
 
— Бер-бер хәл булдымы әллә? — дип сорадым.
 
— Кит, — диде ул миңа ачулы тавыш белән.
 
Мин урыныма барып утырдым. Гарьләндем.
 
— Гафу ит, — диде миңа бер унбиш минуттан Наташа. — Нервылар бернәрсәгә ярамый. Син миңа үпкәләдең, мин беләм. Ачуланма яме.
 
Наташа Оренбург өлкәсе Бузулук дигән кечкенә генә шәһәрчектән ерак түгел бер авылда туган. Анда хәзер дә әти-әнисе яшәп яталар икән. Бик тырыш кешеләр, ахрысы, карбызга хәтле үстереп, аны мичкәләрдә тозлыйлар. Бик күп симәнке үстереп, майны да үзләре сыгалар. Чуваш кызы икән Наташа. Авыллары да чуваш авылы, күбрәк шул милләт вәкилләре яши.
 
Мәктәпне тәмамлагач, Наташа Бузулукка килеп кибетче булып урнашкан. Аңа хәтле өч ай курсларда укыган. Кассада утыручы бу чибәр кыз кибеткә кергән бик күп егетләрнең игътибарын үзенә җәлеп иткән. Кемнеңдер аның белән танышасы килгән, кемдер очрашуга чакырган. Кайсыберсе чәчәкләр бүләк иткән. Берсенә дә карамаган Наташа, чәчәкләрне дә алмаган. Бары бер егет кенә ошаган аңа. Алик. Удмуртия татары. Бузулуктан 3 чакрым ераклыктагы хәрби шәһәрчектә прапорщик булып хезмәт итә икән. Озакламый Балтыйк буена китәргә тиеш. Командиры шулай дигән. Приказ инде бар. Очрашуга чакыргач, каршы килми Наташа Аликка. Бара. Алик купшы гортензияләрдән торган букетны Наташага тапшырып, тәкъдим ясый. Наташаның аңа кияүгә чыгып, бергә аның хезмәт иткән урынына китүен тели. әлеге егетне юньләп белмәсә дә ризалаша. Хәрбиләрне ЗАГСта тиз теркиләр, Алик белән На­ташага да, җәфаламыйча, ир белән хатын булулары турында таныклык тапшы­ралар. һәм алар поездга утырып, хәрби гарнизонга юл тоталар.
 
Гаилә тормышы башлана. Уллары Ильяс тугач Аликтан да нык сөенгән кеше булдымы икән. Аликның Удмуртиядән туганнары, Наташаның әти-әнисе хәлләрен белеп, алар өчен шатланып, гел телефоннан сөйләшеп торалар.
 
Алик Наташага гел чәчәк ташый. Гортензияләр. «Син дә шушы чәчәкләр кебек», — ди ул. Ильяска өч яшь тулгач, баланы бакчага биреп, компьютерда эшләргә өйрәтүче курсларга языла Наташа. Аликның теләге белән татарча өйрәнә башлый. Ильяс татарча әти-әни дип сөйләшә.
 
Аликны көз көне командировкага җибәрәләр. Мурманск якларына. Ул аннан салкын тидереп кайта. Тамагы авыртуыннан зарлана. Ашый алмый башлый. Баланы алып, гаиләсе белән көньякка очалар Наташалар. Врач шулай кушкан була. Аннан бөтенләй начарланып кайта Алик. Инде сөйләшүе дә авырлаша. Карт кына профессор, Аликны карагач, Наташаны кабинетына чакырып, коточкыч сүзләр әйтә: «Ирегездә рак. Хәзер үк операция ясатмасагыз, бер-ике атнадан үләчәк».
 
Операция була, Аликның муенына трубка куялар. Наташа шунда ризык салырга тиеш. Ирен комиссовать итәләр. Хезмәт иткән урынында Аликка әйтәләр. «Туган җиреңдә сиңа военкомат аркылы фатир бирергә тиешләр».
 
Наташа Ильясны, Аликны күршеләренә калдырып, Ижевскига оча. «өч айдан булачак, — диләр военкоматта. — Казанда йортларны күп төзиләр. Бәлкем анда тизрәк булыр».
 
Наташа поездга утырып, Казанга китә. Врачтан алган кәгазьләрне күргәч, Казан военкоматында Наташага ике бүлмәле фатирга ордер бирәләр. үзләре башларын чайкыйлар. үз фатирына үз аякларында менә алмый Алик. Аны күтәреп менеп, идәндә яткан матраска утырталар. өйдә әле бер нәрсә алынмаган. Наташа бернәрсәгә өлгерә алмый. Йә тегендә, йә монда чаба.
 
Нәкъ бер ай тора бу фатирда Алик. ә бит аңа дөрес диагноз куелып, операция вакытында ясалган булса, ул исән каласы булган. Аңа гомумән көньяк кояшы ярамаган. Шешне ул тагын да үстергән генә.
 
Җирләгәннән соң Наташаның төшенә бер дә кермәгән Алик. ә Ильяска керә икән. «Улым, нихәл?» — дип кулын суза ди. Менә хәзер дә: «әтине төштә күрдем», — дип чылтыраткан Ильяс.
 
Һәр үлем үкенечле була диләр. Бигрәк тә яшь кеше китсә. Наташа да үзен би­тәрли. Яхшы табиб табып, ире белән үзе сырхауханәгә йөрмәвенә. Гарнизон табибының сүзләренә ышанып, ирен югалтканына.
 
Хатын-кызның бәхете чәчәк кебек. Бер сулгач ул инде яңадан яшәрми. Бик сирәк кенә кырыйдан ботаклар чыгарып, яшәргә омтыла ул. ә гортензия шиңми, кибә генә. Кипкән чәчәк бүтән инде ул. Наташа миңа үзе дә шул япон гөлен хәтерләтте.
 
Алмазия ГАТИНА. Казан.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: