Саба ТВ

«Әле укуларыбыз бетмәгән, безгә бала кирәк түгел, аннан күз күрер…» [гыйбрәт ал]

Бөгелмәгә бара торган автобуста урыным яшь кенә бер ханым янына туры килде. Утыруга, минем белән исәнләште дә тәрәзәдән карап бара башлады. Юлдашым сүзчән кешегә охшамаган, дип уйлап куйдым эчемнән генә. Ләкин ул бераздан: «Мин сезне таныдым бит. Сез язучы Минзифа апа Хөснетдинова буласыз», -дип, үзе сүз башлады. //Безнең гәҗит//

- Сезнең китабыгызны кат-кат укып чыктым. Аны күрше апа Әлмәттән алып кайткан иде. Мин ул китапта үземне таптым, әйтерсең ул шигырьләрне миңа атап язгансыз.

Юлдашымның йөзенә, күзләренә карадым. Алар бик моңлы һәм серле иделәр. Шул вакыт үземә төбәлгән караш миннән нидер көтә кебек тоелды.

- И, сеңлем, никтер күзләрең мөлдерәмә тулы, нинди кайгыларың бар? Сөйләсәң, бәлки, үзеңә дә җиңелрәк булыр, - дип сорадым ипләп кенә.

Юлдашым, шуны гына көткән кебек, әкрен генә сөйләп китте. Үзенең тормышта зур хаталар ясавы турында бик озак һәм тәфсилләп сөйләде ул. «Бу хаталарны берәү дә кабатламасын, эч серемне дөньяга чыгарсагыз, башкаларга гыйбрәт булыр иде», - дип, ялварып-үтенеп дигәндәй, уй-ниятен белдерде. Саубуллашканда: «Минзифа апа, язманың башына «Мин - адашкан кыр казы» дип куярсыз, яме», - дип, кул болгап калды. Тормыштан алынган бу чын хикәятне сиңа да җиткерергә булдым, хөрмәтле укучым.

Мин сатучы булырга укырга кердем. Ике ел бик яхшы билгеләренә генә укыдым. Ләкин өченче елда тормышымда зур үзгәрешләр булды.

Торуым бертуган апамнарда иде. Җизни, апа, аларның ике баласы, һәм бишенчегә мин - ике бүлмәле фатирда бергә яшәдек. Апамнарга бик рәхмәтлемен. Мине үз балалары кебек тәрбияләделәр, шул ук вакытта каты да булдылар. Укудан соң чыгып йөрергә рөхсәт итмәделәр, ялгышуымнан курыктылар ахры. Гел режим белән генә яшәдем. Ял көннәрендә авылга кайтып йөрдем. Әти күптән гүр иясе, әни берүзе яши, өстәвенә авыру да иде.

Беркөнне иптәш кызым Гөлшат мине дискотекага чакырды. «Өч ел шәһәрдә торып, дискотеканың ни икәнен дә белмисең, бикләнеп ятып, яшь гомереңнең үткәнен дә сизми каласың, әнә Роберт сине ничек яратып йөри», - дип, кат-кат кистереп әйтте. Мин иптәш кызымның үгетләвенә бирештем. Апамнарга, контроль эшкә бергәләп әзерләнәбез, дидем дә, дискотекага киттек. Дискотека клубына килеп керүебез булды, Гөлшатның егете Ирек белән Роберт безнең янга килеп тә бастылар. Мин кинәт ничектер югалып-каушап калдым. Болар бар да алдан сөйләшенгәндер, дип уйлап куйдым. Шунда ук чыгып китәргә теләдем, ләкин бигрәк кыргый инде син дип әйтерләр кебек тоелды. Андагы шау-шу, көчле музыка… Болар барысы да минем өчен ят иде. Аннары икенче бүлмәгә кереп, дүртәү бер өстәл янына утырдык. Ризыкларны үзләре барып алдылармы, әллә китерделәрме - боларның берсен дә хәтерләмим. Күземә бернәрсә күренмәде. Ашлары тамагымнан үтмәде. Эчмәсәң, өстеңә түгәбез, дип, кыстый-кыстый сок эчерделәр. Нинди сок булгандыр, белмим. Әмма аны эчкәч, башым әйләнеп китте, косасым килде, күз алларым караңгылана башлады. Кайтып китәм дигәч, без сине үзеңне генә җибәрмибез, диделәр. Әйдә, икәү бергә безгә кайтыйк, дисәм дә, Гөлшат мине тыңламады. «Роберт монда якында гына яши, шунда кереп бераз хәл алыйк, аннары бергә кайтырбыз», - диде. Мин күп уйлап тормадым, ризалаштым. Минем өчен моннан тизрәк китү мөһимрәк иде.

Без озак бармадык. Машина биш катлы йорт янына килеп туктады. Икенче каттагы бер бүлмәле фатирга кердек. Чишендек. Гөлшат белән Роберт табын әзерләделәр. Шашлык та, эчемлекләр дә бар иде. Бигрәк тә зур шампан шешәсе истә калган. Аннары кысташып ашау-эчү башланды. Монысы инде аракы түгел, шампанский гына, ул бик тәмле, дип кыстаганнан соң, бер чәркә шәраб эчтем, башка берни хәтерләмим.

…Бервакыт уянып китеп, күзләремне ачсам, өй эче яп-якты, лампочкалар янып тора. Каршы дивардагы сәгать дүртне күрсәтә. Мин яткан шул ук караватта Роберт та йоклап ята. Чирканып киттем. Кулларым ирексездән тәнемә кагылды, мин котым очып торып утырдым. Үземнең анадан тума шәрә ятуымны белеп, һуштан язганмын. Күпме шулай ятканмындыр, Роберт яңакларымны чәбәкләгәннән аңга килдем. «Нишләттең син мине?» - дип ачынып кычкырдым. Ә ул тыныч кына: «Мин үзем дә берни белмим», - дип, башын тотып урындыкка барып утырды.

Ул көннәрдә ниләр кичергәнемне сөйләп кенә аңлатырлык түгел, үзем генә беләм. Кыскасы, апа-җизни ярдәмендә без Роберт белән никахсыз гына яши башладык. Тик арабызда ярату булмады. Озак та үтми мин авырга уздым. Роберт моңа каршы булды. «Әле укуларыбыз бетмәгән, безгә бала кирәк түгел, аннан күз күрер», -диде. Мин каршы килдем. Бу каршылыклар тормышымны тагын да авырайтты. Ахырда мин баланы төшерергә риза булдым, башка чарам калмаган иде. Сыеныр җирем юк, укуны да тәмамларга кирәк. Ышанычларын аклый алмагач, апаларга да сыена алмыйм.

Ничек кенә яшәсәк тә, тормыш дәвам итте. Укуны тәмамлап, диплом да алдык, эшкә дә урнаштык. Инде тормышыбыз бераз җайланды дип яши башлагач, мин тагын авырга калдым. Роберт шатланыр дип өметләнгән идем, тагын киресенчә булды. Өйдә юктан гына буран чыга башлады. «Әле үзебез дә ныклап торып аякка басмадык, син бала табып, бала карап ятарга җыенасыңмы?» - диде ул. Ләкин ул ниләр генә кыланса да, мин баланы югалтырга риза булмадым. Ә беркөнне ул: «Бүген йә абортка бар, йә чыгып киткән бул», - дип чыгып китте. Мин бергә укыган иптәш кызыма киттем. Ул әнисе белән ике бүлмәле фатирда яши иде. Алар мине күргәч шаккаттылар. Чөнки минем күзләрем шешенгән, идәнгә егып типкәләгәнгә аякларым да кара янган иде. Судка бир, дип үгетләсәләр дә, ризалашмадым. «Миннән алда хөкем итүче Аллаһы Тәгалә бар», - дидем.

Ике-өч көн эшкә бара алмадым. Аннары эшкә чыктым, кешеләр белән аралашкач, җиңелрәк иде. Ашамлыклар кибетендә һәрвакыт кеше күп була, кемнәр генә керми. Бервакыт яшь кенә бер ир-ат көн дә кибеткә керә башлады. Үзе һәр ризыкны әз-әзләп кенә ала, үзе минем белән сөйләшә, сораша. Җаен туры китереп: «Нигә ризыкны күбрәк алмыйсыз, көн дә кереп йөргәнче», - дигән идем, «Сез берни дә сизмисезмени? Мин бит сезне күрер өчен керәм», - дип җавап бирде. Ә беркөнне эштән чыгуымны көтеп торды да, тәкъдим ясады. Үзенең вакытлыча бер бүлмәле фатирда яшәвен, Алмаз исемле булуын, шофер булып эшләвен әйтте. «Озакламый безнең фатирыбыз булачак, чык миңа кияүгә, синең дә үз нигезең булыр, кеше өстендә яшәү авыр ул, мин моны яхшы беләм, уйла, җавап көтәм», - дип китеп барды.

Мин ни дияргә белмәдем. Үзем һаман Робертны көтеп йөрдем, ә ул килмәде. Алмазның сүзләренә дә ышанырга да, ышанмаска да белмим. Кеше өстендә дә яшәп булмый, алар да тарсына башлады. «Балаң туганчы урын тап инде», - дигән иделәр. Тәмам башым катты. Серемне дустымның әнисенә чиштем. Ул уйланып торды да: «Синең авырлы булуың турында беләме? Никах турында ничек уйлый?» - дип кызыксынды.

- Белә, - дидем мин, ике дә уйламыйча. - Тик никах хәзер үк түгел. «Син шулай теләсәң, үзебезнең фатирга чыккач укытырбыз, гөрләтеп туй да ясарбыз», - диде.

- Никахсыз яшәүчеләр күп инде ул хәзер. Тик син аңа ышанасыңмы соң? - диде ул, сузып кына.

- Нигәдер ышанам, - дидем мин.

Күз алдымда егетем тора, колагымда аның җылы сүзләре яңгырый. Гомеремдә дә ишетмәгән назлы сүзләр әйтте ул. Минем аңа чынлап та ышанасым килгән иде. Чөнки ул бар яклап та яхшы кешегә охшаган.

- Ышансаң, үзеңчә эшлә. Бәлки, яхшы гына торып китәрсез, - диде Миңниса апа, тик күзләре моңсу иде.

Озакламый мин Алмаз фатирына күчеп килдем. Бергә тора башлагач, минем күңелләрем яктырып китте. Фатирыбыз зур түгел, әмма утырам дисәң урындыгы, ятам дисәң караваты, ашыйм дисәң ризыгы бар. Адәм баласына тагын ни кирәк? Башкача уйларга да курка идем. Алмаз миңа нинди генә җылы сүзләр әйтми дә, ничек кенә иркәләми. Ул чакларда дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк кебек. Шул рәхәттә ай ярым вакыт үтте. Беркөнне ул мине назлап утырды да: «Миңа бала кирәк, мин балалар яратам», - диде. «Менә үсә бит, озакламый булыр», - дидем мин. Шулай диюгә, ул сикереп торды. «Юк, бәгырькәем, миңа кеше баласы түгел, үз балам кирәк», - дип, ишекле-түрле йөри башлады. «Алдыр, минем сүзем бер, - диде ул. - Башка чара юк».

Ике кулым белән башымны кысып уйга чумдым. Әле бит тормыштан ямь табып яши генә башлаган идем. Инде аерылыргамы?

Бераз ыгы-зыгылар тынгач, тагын Алмаз белән сөйләшеп карарга булдым. Тик ул минем ялваруларымны тыңлап та тормады.

- Озак уйлама. Матур башлаган тормышыбызны җимермик. Мин сиңа начарга әйтмим. Тыңламасаң, гомерең буе үкенерсең, тик ул вакытта инде соң булыр, - диде.

Башка чарам калмагач, больницага бардым. Аннан мине, бүтән балаң булмаячак, дип чыгардылар. Елый-елый өйгә кайттым, ләкин Алмазга берни дә әйтмәдем. Атна буе температура белән яттым. Йөрәгем әрнеде, тумаган балаларымны күз алдына китереп еладым. Төннәр буе саташып чыктым. Борчуларымны Алмаз да сизми калмады. «Син бик үзгәрдең, ни булды сиңа?» - дип сорады. Күңелемне бушатсам, җиңел булыр, дип уйладым һәм аңа барын да сөйләп бирдем. Ул артык борчылмады да, артык шатланмады да. Дәшми-тынмый гына бер атна уйланып йөрде дә, беркөнне: «Мин сине ничек кенә яратсам да, без бергә яши алмаячакбыз. Минем үз балаларымны булдырасым килә. Бу минем гомерлек хыялым», - дип әйтеп салды.

Бу вакытта минем башыма тау ишелеп төшкәндәй булды, чөнки соңгы өметем өзелде. Озак та үтмәде, ул фатирын хуҗасына тапшырды да, без икебез ике якка чыгып киттек. Биредә сыеныр урын тапмагач, әнием янына авылга кайтып киттем. Аңа барысын да сөйләп, эчемне бушаттым. Ул сабыр гына тыңлады да, мине кочаклап, әрнеп елады. Әнидән дә якын кеше булмавын мин шул минутларда бөтен йөрәгем белән аңладым.

- И балам, - диде әни көрсенеп, - бигрәк зур гөнаһ кылгансың, шуның өчен Аллаһы Тәгалә сине баладан мәхрүм иткән дә инде. Исәнлеге какшаган әнигә бик каты хәсрәт булды бу. Моңа кадәр дә бер инсульт булган иде. Шушы хәлләрдән соң әнине җирләдек.

Авыл өендә мин бер ялгызым яшәп калдым. Сатучы булып эшкә кердем. Мин күргәннәр язмышмы, ялгышмы - анысын бер Аллаһы гына белә. Яшьлек белән кылган гөнаһларыбызны гафу итсен иде инде.

Минзифа ХӨСНЕТДИНОВА,

Әлмәт шәһәре

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: