Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Әле кичә генә малайлары оныгым белән ишегалдында уйнап йөрде”: Казанда шәхси йортта чыккан янгында алты кешелек гаилә һәлак булды

Тулы бер гаиләнең гомерен өзгән коточкыч фаҗига Казанда 22 апрель төнендә булды. Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йортта чыккан янгында өч бала, аларның әти-әнисе һәм әбисе һәлак булды. Иң кечкенә кызчыкка бер яшьтә тә тулмаган булган. “Татар-информ” агентлыгы янгын урынында булды һәм фаҗига турында тәфсилләбрәк белеште.

Төнлә чыккан янгында олыларның һәм балаларның һәлак булуы аларның туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен һәм күршеләрен генә түгел, ә бөтен Казан халкын тетрәндерде. Бер мизгелдә зур, тату гаиләнең гомере өзелде.

Янгын вакытында барысы да: гаилә башлыгы, 33 яшьлек Алексей, аның 31 яшьлек хатыны Гөлназ, уллары – 9 яшьлек Марат һәм 11 яшьлек Әскәр, тугыз айлык кызлары һәм 64 яшьлек әбиләре һәлак булды.

Гаилә Авиатөзелеш районының Пестель урамында зур булмаган шәхси йортта яшәгән. Күршеләре сөйләвенчә, аларны инде монда 30 елдан артык белгәннәр.

“Моңа ышана алмыйбыз. Шундый тату гаилә иде. Һәрвакыт булыштылар, ярдәм кулы суздылар. Гаиләләре белән бит! Балалар бигрәк тә жәл”, - дип сөйләде әле дә шок хәлендә булган күршеләре.

Казанның Пестель урамындагы шәхси йорт януы турында хәбәр ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына төнге уникенче яртыда килә. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына килгәч, бер катлы кирпеч йорт януы ачыклана. Бер сәгатьтән соң янгынны сүндерәләр. Янгын сүндерүдә 46 кеше, 13 техника катнаша.

Янгынны сүндергәннән соң, фаҗига урынында иртәнгә кадәр янгын тикшерүчеләре һәм суд-тикшерү лабораториясе экспертлары эшләгән. Гаддәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, янгын электр чыбыкларының төзек булмавы һәм электр челтәрендәге йөкләнеш аркасында чыккан.

Иртән янган йорт тирәсендә һәлак булган гаиләнең күршеләре һәм дуслары җыелды. Янган йортка чәчәкләр алып килделәр.

Реклама

Күршеләре сөйләвенчә, янгынны беренче булып күрше урамда яшәүче ханым күргән. Ул тиз арада янгынчылар чакырган һәм ярдәм сорап башка ихаталарга кергән. Янгынны күргән башка кешеләр дә йорттагы кешеләрне коткарырга дип шунда ашыга.

“Янгынны күргәндә мин улым һәм күрше белән бергә идем. Без йорт янына чаптык. Тәрәзәләрен вата башладык, ишеген ачтык. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче үк, Лешаны алып чыктык, ул ишек төбендә ята иде. Аны алып чыкканда пульсы юк иде инде”, - дип сөйләде бер күршеләре.

Шаһитләр әйтүенчә, янгын ир белән хатынның һәм тугыз айлык кызларының бүлмәсе урнашкан якта, түбәдә башланган. Соңрак ялкын таралып, бөтен йортны диярлек камап алган.

“Янгынчылар тиз килде. Алар артыннан ук “Ашыгыч ярдәм” дә килеп җитте. Ләкин соң иде инде. Калганнарын үле килеш алып чыктылар”, - дип сөйләде янгын шаһите.

Күршеләре сүзләренчә, әлеге гаилә бик тату, эшчән булган. Олы малайлар мәктәптә укыган. Алексей эшләгән, еш кына күршеләренә машина төзәтергә булышкан. Гөлназ балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнгән һәм паралич суккан әнисен караган.

“Кичә оныгым килгән иде. Әле кичә генә ул аларның малайлары белән уйнап йөрде. Бервакытта да аларның ачуланышканын ишеткән булмады. Тәртип бозулар да булмады. Алексей эшләде. Гөлназ декрет ялында иде. Кече кызын карады, малайларны мәктәпкә йөртте”, - дип сөйләде күршеләре.

Алексей белән Гөлназның һәм балаларының һәлак булуы эштәге хезмәттәшләрен дә тетрәндергән. Декрет ялына киткәнче Гөлназ балалар бакчасына тәрбияче булып эшләгән.

“Ул бик ягымлы кеше иде, балаларны яратты. Аның белән мондый хәл булуына әле дә ышанып бетә алмыйбыз”, - дип хәсрәте белән бүлеште Гөлназның хезмәттәше.

Алексей логист булып эшләгән. Хезмәттәшләре аны җаваплы, ачык, яхшы кеше дип искә ала. Алексей бик яшьли спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм хоккей командасында уйнаган.

Гаилә һәлак булу факты буенча җинаять эше ачылды, диделәр Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетында.

“Пестель урамында булган фаҗигадән соң, саксызлык буенча үлемгә китерү буенча җинаять эше ачылды. Беренчел мәгълүматлар буенча, кешеләр төтен белән агуланып вафат булган. Әлегә янгынның төгәл сәбәбе ачыклана”, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Казанның башкарма комитеты белән “Ритуал” муниципаль унитар оешмасы мәрхүмнәрне күмүдә бушлай ярдәм күрсәтәчәк, диделәр “Татар-информ”га Казан шәһәре мэриясендә.

“Катафалклар, күмү өчен кирәкле ритуаль әсбаплар биреләчәк. Каберләр казу һәм күмү ярдәме күрсәтеләчәк. Мамадыш трактындагы Мөселман зиратында биш урын биреләчәк. Туганнары теләге буенча, һәлак булган әбине Балык бистәсе районында җирләячәкләр”, - диде Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев. 

 

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru
Фото: Елена Саляхова, социаль челтәрләр

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев