Саба дулкыннары

“Әле балаларны аякка бастырасы иде”. Сигез ел элек бу көнне куркыныч фаҗига булды

Моннан сигез ел элек булган фаҗига әле дә онытылмый. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы һәлакәткә очрап, анда 122 кешенең гомере өзелде. Шулардан 28е – балалар. Идел буйлап сәяхәткә чыккан 79 юлчыны коткарып кала алдылар.

Якыннарын югалтканнар июль аен әле дә әрнү-сагыш белән каршы ала. Ел саен мәрхүмнәрнең якыннары Кама Тамагы районына Сөйки авылы янәшәсендәге хәтер комплексына матәм митингына җыела. Вакыт – дәва, дисәләр дә, газизләрен югалтканнар моның белән килешми.

– Якыннарыбызны югалту ачысы гомер буена җи­тәр­лек булды, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Дилбәр ханым. – Апам Даниянең улы Айнур белән килене Рай­лә­не мәң­гелеккә югалттык. Арчада яшиләр иде. Без исә ял саен аларга кайтып йөрдек. Алмаз исемле малайлары бар иде. Киленебез икенче бә­биен көтте. “Апа” гына дип торды. Шундый яхшы күңел­ле балаларның да гомерлә­ре кыска була икән. Еллар узса да, күз яшьлә­ре­без кипми. Башта бик еладык. Өйдә әти-әнисез калган бала безне сабыр булырга өйрәт­те. Хәзер инде артык сүзләр сөйлә­ми­без. Бергә җыйнал­гач та, бу фаҗига хакында ис­кә алмаска тырышабыз. Айнурның, Райлә­нең төшкә кергәне юк. Мөгаен, тыныч яталардыр. Инде уллары Алмаз да зур үсте. Быел алтынчы сыйныфка бара.

Айнур белән Райлә апалары Иль­мира һәм җизнә­ләре Альберт белән бергә ялга бара.
– Мин башта исән кайтуыма да шатланмадым. Өйдә өч бала көт­кәнгә, исән-сау калганбыздыр инде. Энем белән киленебезне югалтуга ышана алмадым. Андагы хәлләр кур­кыныч бер төш сыман хәтердә саклана. Теплоход­ның батуы, кычкыру тавышлары, салкын су – уй­ласаң да, җан әрни. Мондый хәс­рәтне башка күрергә язмасын. Быел мин Сөйкигә дә бара алмадым. Анда баргач, йөрәгемә авыр. Бик борчылам. Шуңа күрә әнием Дания үзе генә барырга карар кылды, – ди Иль­мира Әгъ­лиева.

 

Казанда яшәүче Маргарита ханым да бүген Сөйки­гә бара.
– Кызымны югалттым. Аның гәү­дәсен иң ахырдан таптылар. Ә мин исә аны исәндер дип көттем. Тик бул­мады. 11 яшьлек кызы калды. Ин­де оныгым бүген үзе әни булырга җые­на. Кү­ңелдәге хисләрне әйтеп аң­лата алмыйм. Балам җитми җа­ныма, – ди ул. – Фаҗига­дән соң сә­ла­мәтлегем как­шады. Авырт­маган җи­рем юк. Аяк­ларым начарланды. Ирем инсульт кичерде. Бу хәсрәт мәңге тө­зәлмәс яра булып калды.

Әлеге фаҗигадә кызы бе­лән киявен югалткан Рә­дифә Садриева Балтачта яши.
– Үзем судан курыкканга, кызымны бер дә сәяхәткә җибәрәсем кил­мәде. Ул чакта олы кызлары 12 яшьлек Эн­җе бездә кунакта иде. Гөлназ белән Илнур кайттылар да, теплоходта ял итәргә барабыз, ди­деләр. “Әй, кызым, мин гомер буена бер дә ял итмәдем. Әллә йөрми­сезме?” – дидем. “Башымны ял иттереп кайтам. Бер генә көнгә бит ул. Гел эш тә эш, ял иткән дә юк. Барыйк инде, әни”, – диде. Аркаларыннан сөеп, автобуска утыртып җи­бәр­дем. Кем уйлаган соң­гы кү­решү булыр дип. Ул чакта кечкенә оныгым Мә­ли­кәгә 2 яшь кенә иде. Аны кияүнең әнисенә калдырганнар. Ко­дагыйның да кү­ңеле сизен­гән. Алып калмасам, яратмаслар, бармагыз, дисәм, ошатмаслар, дип ул да риза була, – дип искә ала Рәдифә апа. – Баштарак бик авыр булды. Балалар әти-әни­ләрен сорап тилмертте. Алар янында еламаска тырыштым. Үземә авыр булса да, сабыйлар хакына түздем. Гомер үтә, Энҗе Казанда укый, икенче курсны бетерде инде, Мәликә әле дә әнисен сорый. Балаларны зиратка да алып барганыбыз юк. Улым бер тапкыр иярткән иде, елыйлар, башка бармасыннар, дип кайтты. Үзем дә, тизрәк догалар укыйм да, кайту ягын карыйм. Йөрәккә бик авыр. Ирем бу хәлдән соң урынга ятты. Мин дә авырыйм. Балаларны искә тө­шергәч, бө­тен җаным-тәнем сызлана, йөрәгем сыкрый, калтырана башлыйм. Әмма бирешмим, ничек тә сабыр итәргә тырышам, яшәргә көч табам. Әле кызларны буй җит­керәсе, аларны кияүгә би­рәсе бар. Бар теләгем – сау-­сәламәт булсыннар. Ал­лаһы Тәгалә гомерләрен озын итсә иде. Әти, әни дияр­гә тилмереп яшәгән балала­рымның алдагы көннәре бәхетле булсын!

  • Ике палубалы “Булгария” теплоходы 1955 елда Чехо­словакиядә төзелә. Башта ул “Украина” дигән исемне йөр­тә, ә инде 2010 елдан “Булгария” дип атала башлый. 2000–2010 елларда теплоходны “Казанская судоходная компания”, “Водофлот”, “Волгатур” оешмалары арен­далый. Судноның соңгы арен­даторы “Бриз” компаниясе “Булгария”не 2011 елда “АргоРечТур” оеш­­масына субарендага бирә. Фаҗига­дән соң эзләү-коткару эшлә­ре 16 көн дә­вам итте. Баткан теплоходны 23 июль көнне генә су өстенә күтәрә алдылар. “АргоРечТур” директоры Светлана Инякина 11 елга хөкем ителде. Ул узган елның сентябрендә иреккә чыкты.

Фото: tatar-inform

https://vatantat.ru

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: