Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Лариса Гузееваның кызы әнисенең куркыныч серен ача

Акстриса һәм телевидения алып баручысы Лариса Гузееваның 16 яшьлек Ольга исемел кызы бар. Ул дизайнер булырга хыяллана.

Ольга әнисенең гади тормышта нинди булуын сөйләде. Һәм әнисенең «куркыныч авыруын» ачты - Лариса Гузеева социаль челтәрләрдә озаклап «утыра» һәм бу начар гадәтеннән арына алмый.

«Әлегрәк әнинең телефоны гади генә иде. Мин аңа смартфон бүләк иттем, һәм шуннан соң аның яшәү рәвеше үзгәрде, - дип уртаклаша Ольга, - хәзер әни гадңетын кулыннан төшерми дә, өй эшләрен башкарганда да телефонын һәрвакыт карап тора. Син социаль челтәрләргә гадәтләнгәнсең, дисәң, ачуы килә.»

Ольганың сүзләренә караганда, аның «йолдызлы» әнисеннән серләре юк: «Әни үзен алдаганнарны, яки берәрнәрсәне әйтеп бетермәгәнне яратмый. Миңа 3 яшь булган, кызык өчен аның яулыгын урладым һәм яшеоер куйдым. Әни акылыннан шашырга әзер иде. Яулык табылгач, эшнең нәрсәдә икәнлеге ачыклангач, ул мине орышты. Шул вакытта нинди сүзләр әйткәндер, исемдә түгел, әмма шуның кадәр күңелемә кереп калган булырга тиеш, мин шуннан соң беркайчан да алдамаска тырышам.»

Ольга интернет киңлекләрендә Лариса Гузеева турында күп имеш-мимешләр барлыгын белә, ләкин болар барысы да дөрес түгел дип ышандыра: «Күбесе без хупшы йортта яшибез, алтын урындыкларда утырабыз, дип уйлый - бу алай түгел, гади тормышта без гап-гади кешеләр.»

Тәрҗемә: http://tatar-today.ru

http://smiya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев