Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Һәлак булган 71 кешенең икесенең генә гәүдәсе табылган

"Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган АН-148 самолеты «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыккан, - дип яза "Татар-информ". Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Бортта барлыгы 71 кеше: 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган, аларның берсе дә исән калмаган. Вафат...


Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча "Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Һәлак булучылар арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Соңгы хәбәрләр буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.

  • Екатерина Насырова (фото "ТИ"нан алынды)
  • Самолет калдыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев