Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көзнең беренче көнендә томан төшәчәк

Республикада һәм Казанда явым-төшемнәр көтелми, дип белдерә синоптиклар.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдә республикада һәм башкалада аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә.
Синоптиклар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәген җиткерә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Татарстанда төнлә минималь һава температурасы - +8..+13, булса, көндез максималь тепература +20..+25 градус җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә - +10..+12, көндез +21..+23 градус җылы булачак. Башкалада да урыны белән томан төшү ихтималы җиткерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев