Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көзгә Россиядә даруга бәяләр артырга мөмкин

Россиядә дару бәяләре 5-20 процентка артырга мөмкин. Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына таянып, "Известия" басмасы әнә шундый хәбәр җиткергән.

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, быелның беренче алты аенда чит илдән дару кайтартучы оешмаларның чыгымнары 11 процентка арткан. Алар барыннан да бигрәк даруны Алмания (801,5 млн доллар), Франция (371,5 млн доллар), Италия (254,8 млн доллар) һәм Бөекбританиядән (232,9 млн доллар) кайтарткан. "Аптечная гильдия" оешмасы башлыгы Елена Неволина фикеренчә, көзгә дару бәяләре артырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, беренче чиратта сезонлы дарулар кыйммәтләнәчәк. "Бәяләр 5-20 процентка артачак", - дигән ул.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев