Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Күз тиюдән, бозымнан ничек котылырга?

Белгечләрнең бу очракта үз киңәшләре бар.


Күңелегез төшенке, кулыгызга эш бармый, тормыш дәртегез сүрелдеме? Бу витаминнар җитешмәве булырга мөмкин. Ә кайберәүләр мондый хәлне күз тию яисә бозым нәтиҗәсе дип уйлый. Һәм моны белү ысулын тәкъдим итә.
Чиста стаканга чиста су салып, баш өстегездә тотыгыз. Якын кешегез ул суга бер йомырка ватсын. Хәзер карагыз: йомырка үзгәрмичә стакан төбендә ятамы, әллә аннан ак җепселләр өскә сузылдымы? Беренче очракта хәвефләнергә урын юк, бар да тәртиптә. Ә йомырка бераз үзгәреп, өскә таба ак җепселләр күтәрелсә, күз тигән яисә бозым салынган, дип ышандыра белгечләр.

Хәлне төзәтү өчен дә йомырка кирәк икән. Кич карават яныгызга шулай ук сулы стаканга йомырка ватыгыз һәм: “Яманлык китсен, яхшылык килсен!” - дип йокларга ятыгыз. Иртән аның үзгәрү-үзгәрмәвен күрересез. Бу стакандагы суны, йомырканы түгегез һәм бары яхшылыкка ышанып, яхшылык кылып яшәгез!

 

 

Реклама

Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев